Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

МХО зонасындагы егетләребез белән очраштылар

Узган атнада Тукай районы делегациясе махсус хәрби операция зонасына юнәлде.

Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев җитәкчелегендәге делегация, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Кенәз авыл җирлеге башлыгы Илназ Вилданов һәм волонтер Алмаз Нургалиев белән берлектә, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбыз белән очрашу өчен Донецк һәм Луганск халык республикаларында булып кайтты.

Район халкы, оешмалар тарафыннан хәрбиләр өчен җыелган гуманитар йөк алгы сызыкка тапшырылды.

«Гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен район халкына, предприятиеләренә һәм оешмаларына ихлас рәхмәтемне белдерәм!» – дип билгеләп үтте Камил Нәҗмиев.

Эшлекле сәфәр барышында Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Лисичанскиның Татарстаннан кураторы Фәнил Әнвәр улы Әһлиуллин белән очрашты.

Без яклаучыларыбыз белән горурланабыз һәм аларга ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев