Күзкәй укучылары ветеран-спортчы, Мулланур Сабиров белән очрашты
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" значогыннан - Олимпиада медальләренә! Совет кешеләрен йөгерү, йөзү, штанга күтәрүгә һәм башка спорт төрләренә дәртләндергән ГТОның лозунгысы нәкъ шулай аталган. Миллионлаган совет спортчысы халыкара ярышларда җиңү яулаган. Гомумән, спорт төрләре буенча аларга тиңнәр булмаган.19 90 елларда бетеп торган ГТОның яңадан кайтуын без хуплап каршы алдык. Укучы...
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" значогыннан - Олимпиада медальләренә! Совет кешеләрен йөгерү, йөзү, штанга күтәрүгә һәм башка спорт төрләренә дәртләндергән ГТОның лозунгысы нәкъ шулай аталган. Миллионлаган совет спортчысы халыкара ярышларда җиңү яулаган. Гомумән, спорт төрләре буенча аларга тиңнәр булмаган.19 90 елларда бетеп торган ГТОның яңадан кайтуын без хуплап каршы алдык.
Укучы яшьләрне спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә. Шул чараларның берсе - ветеран-спортчы, 75 яшьлек Сабиров Мулланур Исхакович белән очрашу. Ул спортның кеше сәламәтлеге өчен әһәмиятен балаларга җиткерү өчен мастер-класс үткәрде.Чыннан да аның спорт ярышларында укучылар көнләшерлек уңышлары бар. Үзе белән алып килгән күп санлы мактау грамоталары, яулаган медальләре, ГТО нормаларын үтәү буенча разряд книжкалары турында ул тәфсилләп сөйләде.
"Без үскәндә яшьләр бик көчле иде, - дип сөйли ул. -Элек махсус программа буенча укучыларны яшь үзенчәлекләренә карап башта дәресләрдә ГТОга кертелгән спорт төрләренә өйрәтәләр, аннан "имтихан" бирдерәләр иде. Әлбәттә, безнең җиңүгә омтылышыбыз бик көчле, билгеләнгән норманы үтәү өчен җан-фәрманга тырыша идек. Ә ГТО значогын күкрәккә тагып йөрү - ул үзе батырлык һәм горурлык булды. Бездә андый спортчы укучыларны тантаналы линейкада бүләклиләр иде. Мин үзем дә заманында ГТОның алтын значогына ия булдым һәм моның белән бик горурлана идем.
Минем өйдә 8, 10, 16, 24, 32 кг лы герләр бар иде, яшьләр кичләрен безгә җыелып, бергәләп гер белән шөгыльләнә идек.
ГТО нормасын үтәмәгәннәрне Армиягә дә алмадылар. Ә Армиядә хезмәт итү һәр егет өчен горурлык иде. Армиядә дә кем ГТО нормасын үтәгән, кинога бара, ә кем үтәмәгән тренировкада кала иде", - дип искә алып сөйләде Мулланур Исхакович.
Ә инде Мулланур абыйның бүгенге халәте - спортның файдалы булуына ачык мисал. Ул бүген дәөлкән яшьтә булуына карамастан, ветераннар арасында уздырылган ярышларда сынатмый. Дипломнар, медальләр, кубоклар яулый. 75 яшендә булуына карамастан, егетләрчә төз гәүдәле, ныклы адымлы, спорт сөючән булып кала. Мондый ветераннарның арабызда яшәве барыбызга да үрнәк, дип яза Күзкәй мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Индира Шайхаттарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев