Китапханәгә кунакка бардылар
Яңалыклар

Китапханәгә кунакка бардылар

«Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында Борды мәктәбенең беренче сыйныф укучылары авыл китапханәсендә кунакта булдылар.

Балалар өчен биредә «Туган ягым әкиятләре» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларга якташ әдипләр, аларның әсәрләре турында сөйләде. Балалар шулай ук Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек бөек шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштылар. Китапханә кунаклары «Әкият героен бел», «Китап турындагы мәкальләрне искә төшер», «Кроссвордны чиш» дип аталган конкурсларда катнаштылар, дип язалар Борды урта мәктәбеннән. 

Фото Борды мәктәбеннән бирелде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев