Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәзерге вакытта ихтыяҗ зур булган телләр билгеле булды

30 сентябрьдә халыкара тәрҗемәчеләр көне билгеләп үтелә.

Озак вакытлар Эдуард Шеварднадзе һәм Михаил Горбачев белән эшләгән танылган тәрҗемәче Павел Палаженко бүгенге көндә тәрҗемә өчен ихтыяҗ зур булган телләрне атады. Бу хакта РИА Новости яза.

  • 30 сентябрьдә халыкара тәрҗемәчеләр көне билгеләп үтелә.

Тәрҗемәче хәзерге вакытта тәрҗемә өлкәсендә ихтыяҗ зур булган телләр арасында беренче урында инглиз теле торуын әйткән. “Инде берничә дистә ел глобаль аралашу чарасы ролен инглиз теле уйный”, - диде ул.

Аны барлык илләрнең дә гражданнары өйрәнә. Бу телдә инглиз телле булмаган илләрдә дә бик күп күләмдә текстлар языла. Бу, әлбәттә, ихтыяҗ иң зур булган тел. Соңыннан БМОга керүче илләрнең телләре китә – француз, испан, кытай, гарәп. Тагын немец, португал, япон телләре дә бар”, - диде ул. “Бу телләрнең барысын бергә алганда, аларга бик зур өлеш туры килә”, - дип өстәде тәрҗемәче.

“Ләкин, миңа калса кайбер башка телләрнең дә роле арта. Мәсәлән, төрек, корея телләре. Ә бу телләр буенча югары класслы белгечләр күп түгел”, - диде Павел Палаженко.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев