Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кемнең иң көчле тавышка ия булуын һәм сафта иң яхшы атлавын билгеләделәр

17 һәм 19 февраль көннәрендә «Сафта атлау һәм җырлар смотры» район конкурсының зона этаплары булып узды.

17 һәм 19 февраль көннәрендә «Сафта атлау һәм җырлар смотры»район конкурсының зона этаплары булып узды. 

Конкурс хәрби-патриотик айлык кысаларында узды һәм анда 20 мәктәптән 280 укучы катнашты.

Балалар бик яхшы әзерлек һәм командада эш итә белүләрен күрсәттеләр.

Зона этабында җиңүче командалар 27 февральдә Яңа бистәсенең спорт мәктәбе базасында узган конкурс финалында катнаштылар.

Смотр нәтиҗәләре буенча:

1 урын-Бәтке мәктәбе;

2 урын-Кенәз мәктәбе;

3 урын-Мусабай-Завод мәктәбе.

Конкурста катнашучыларны котлыйбыз! Педагогларга үсеп килүче буынны тәрбияләүгә ярдәм иткәннәре һәм өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Балаларга һәрвакыт җиңүгә омтылыш, төгәл максат кую, көчләрен арттыру, игелекле булуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев