Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадерле өлкәннәребез!

Сезне көзнең якты бәйрәме – Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.

Бу – безнең барыбыз өчен дә үзгә бәйрәм. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы булып торалар, шуңа күрә дә яшь буын өчен алар кыйммәтле байлык. Киңәш сорап сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезнең белән шатлыкларны уртаклашабыз. Сез күпмилләтле халкыбызның бай тарихын яздыгыз, районыбыз, гомумән, республикабыз, илебез данын күтәрдегез. Илгә лаеклы уллар-кызлар үстердегез, бүген тормыш тәҗрибәсен оныклар, оныкчыкларга тапшырасыз. Хезмәтне яратып, бүген дә тормыштан тәм табып, янып-көеп яшисез. Авырлыкларга чыныккан иңнәрегез, сабыр җаныгыз хәзер дә ил язмышына битараф түгел. Сезнең күбегез иҗтимагый оешма әгъзасы, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә, иҗат, спорт белән шөгыльләнә.
Өлкән буын кешеләрен социаль яклау буенча районда мөмкин булганның барысы да эшләнә. Елдан-ел социаль ярдәм күрсәтү ныгый, ветераннар оешмалары актив эшли. Безнең алдагы бурыч – өлкән буын кешеләренең тормышын тагын да сыйфатлы, күпкырлы, тулы итү.
Хөрмәтлеләребез! Район үсешенә керткән биниһая өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәгез. Алар сезне уңышлары белән сөендерсен. Сезнең гомер – ул байлык. Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, күтәренке кәеф телим. Гомер көзләрегездә урыныгыз түрдән, табыннарыгыз мул, җаннарыгыз тыныч булсын. 

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев