Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Чын күңелдән» акциясе

Бердәм командасы Теләнче-Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә шатлык һәм игътибар бүләк иттеләр.

26 февральдә бердәм командасы, Теләнче-Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә шатлык һәм игътибар бүләк иттеләр. Алар бәйрәм концерты әзерләделәр. Җырлар, биюләр белән үрелеп барган очрашу шатлык белән тулы иде. Мәдәни чаралардан тыш, интернатта яшәүчеләрнең тормышын бераз уңайлырак һәм күңеллерәк итү өчен үзләре белән бик күп кирәкле әйберләр алып килгәннәр.

Ир-атларны «23 февраль-Ватанны саклаучылар көн», шулай ук сөйкемле ханымнарны якынлашып килүче «8 Март» бәйрәме белән котлауга аерым игътибар бирелде.

Акцияне хуплаган һәм кирәкле товарлар, хуҗалык кирәк-яраклары җыюда ярдәм иткән һәркемгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәм белән бердәм команда бу көнне интернатта яшәүче һәр кеше өчен үзенчәлекле һәм онытылмаслык итә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев