Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы укучылары Тукай районының "Гиндукуш" музее белән танышты (фото)

"Гиндукуш" хәрби дан музее" директоры Резеда Гарипова Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче мәктәбендә Батырлык дәресе үткәрде. Чарага кунак итеп Әфган сугышы ветераннары "За боевые заслуги" медале белән бүләкләнгән Әбүзәр Габдрахманов , "Батырлык өчен" медале кавалеры Айбулат Якупов, генерал Громовның шәхси шоферы булып хезмәт иткән Равил Әхмәтҗанов чакырылган...

"Гиндукуш" хәрби дан музее" директоры Резеда Гарипова Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче мәктәбендә Батырлык дәресе үткәрде. Чарага кунак итеп Әфган сугышы ветераннары "За боевые заслуги" медале белән бүләкләнгән Әбүзәр Габдрахманов , "Батырлык өчен" медале кавалеры Айбулат Якупов, генерал Громовның шәхси шоферы булып хезмәт иткән Равил Әхмәтҗанов чакырылган иде. Очрашуны мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмзия Рахметовна ачып җибәрде. Очрашу барышында балалар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптылар. Нәрсә ул Батырлык? Авырлыклар алдында ничек куркып калмаска? Үзеңне ничек итеп ил сакчысы итеп тәрбияләргә? Ләкин шуны әйтәсе килә, без һәрберебез ил сакчылары, тынычлык сакчылары булырга тиешбез. Ватанны саклау корал тотып ил чигендә торучыларның гына түгел, ә һәркемнең бурычыдыр, дип саныйм. Һәр кеше туган илен яратырга, аның тарихын белергә, киләчәген кайгыртырга, балаларында патриотик хисләр тәрбияләргә тиештер. Шул чакта гына Ватаныбыз сагы нык булыр, дип уйлыйм.

Бу мәктәп укучыларының кайберләренең безнең музейда булганнары бар иде инде. Ә калган укучыларны без музей заллары буйлап интерактив экскурсиягә чакырдык, кайбер экспонатларны кулларына тотып карарга мөмкинлек тудырдык. Ә балалар безне аягүрә басып хөрмәт күрсәтеп озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев