Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләндә Тукай районының «Балкыш» ветераннар конкурсы кысаларында концерт узды

Бу көннәрдә Биклән мәдәният йортында районыбызның «Балкыш» ветераннар конкурсы кысаларында зур концерт булды. Авылдашларга hәм килгән жюри әгъзаларына өлкән буын үзешчәннәребез эчтәлеге бик бай, кызыклы, матур программа әзерләгән иде. Концерт «Хәтфә» фольклор ансамбле башкаруында сугыштан соңгы чорларда Хуҗи Мәрдиев җитәкләгән «Молотов» колхозы хезмәтчәннәренең печән өстен тәмамлауга багышланган «Хезмәт бәйрәме» дип...

Бу көннәрдә Биклән мәдәният йортында районыбызның «Балкыш» ветераннар конкурсы кысаларында зур концерт булды. Авылдашларга hәм килгән жюри әгъзаларына өлкән буын үзешчәннәребез эчтәлеге бик бай, кызыклы, матур программа әзерләгән иде. Концерт «Хәтфә» фольклор ансамбле башкаруында сугыштан соңгы чорларда Хуҗи Мәрдиев җитәкләгән «Молотов» колхозы хезмәтчәннәренең печән өстен тәмамлауга багышланган «Хезмәт бәйрәме» дип аталган фольклор күренеше белән башланып киттте. Аны сәхнәгә профессиональ югары дәрәжәдә осталык белән Биклән халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Абдуллин куйды. Фольклор чыгышыбызда кулланылган эш кораллары, сәхнә бизәлеше, киемнәр, җыр-бию, уеннар, агитбригада чыгышы, гомумән Биклән авылында булган реаль вакыйгалар чагылышы - hәммәсе дә өлкән буын тамашачыны ерак үткәненә алып кайтты, яшьләргә тарих битләрен ачты. Концертыбыз аерым номерларга да бай иде. Иң матур җырларын авылыбыз җырчылары Мирза-Гөлнур Гимадиевлар, Рәйсә Ганиева, Рәдиф Сираев, Фәния Абдуллина, Рәмзия Лотфуллина, Асия Фазуллина, Фирия Гарипова, Римма Гимадиева, Рәшит Тимергалин,Шәргыя Әхмәтова яңгыратты.

Концертыбызның үзенчәлеге булып коллективка йөрүче төп составка яңа кешеләр, яңа үзешчәннәр килеп кушылу булгандыр. Хәкимә Ягъфарова матур итеп җырлап, биеп бирсә, Абдулла Гимадиев юмористик хикәя сөйләп тамашачыларның күңелен ачты. Шулай ук Фәния Абдуллина hәм Хәкимә Ягъфаровалар башкарган «Күршеләр» биюен авылдашларыбыз бик яратып кабул итте. Күп кенә шигырьләр, җырлар авторы Рим Гильметдиновның чыгышын бу юлы да тамашачылар алкышларга күмде. Ул яңа иҗат иткән җырын, туган якка hәм Габдулла Тукайның тууына 130 елга багышланган шигырьләрен укыды, жюри әгъзаларына күптән түгел табадан төшкән китабын бүләк итте. Җыр-бию, нәфис сүзне гармун моңы алыштырды. Татар халкының иң матур көйләрен гармунда Илдус Абдуллин, Рәшит Тимергалин, Рамил Бәдертдинов уйнадылар. Ә Фәния Абдуллина hәм Гөлнур Гимадиева әйткән мөнәҗәтләр залга садә бер аhәң өрде, уйландырды, моңландырды. Концертларыбызның йөзек кашы булган «Хәтфә» ветераннар хоры чыгышы бүген дә ямь өстенә ямь булды. Халкыбызның «Әнә шул сүзең», «Дим-дим» җырларын гармунга hәм тальянга кушылып аеруча моңлы да, дәртле дә итеп бик оста башкардылар алар. Бәйрәмебездә кунаклар да бар иде. Тамашачы булып та, концертыбызны бизәп катнашучы булып та килгәннәр иде алар. Бакчасарай авылы үзешчәннәре Фәрит Мадьяров, Мөнәвир Гыйләҗев бикләнлеләргә дәртле гармун моңнарына төреп матур җырлар бүләк иттеләр. Концертның ахырында яңгыраган «Җәйнең матур аяз таңнарында» җыры әйтерсең барлык катнашучылардан киләсе җәйләрнең кояшлы аяз күкле, уңдырышлы яңгырлы булып килүен теләп яңгырагандыр. Йомгаклау өлешендә авылыбызның ветераннар оешмасы рәисе Асия Фазуллина барлык катнашучыларга рәхмэт әйтте, ветераннарга актив булырга, төрле чараларда катнашырга чакырды. Районыбызның ветераннар hәм инвалидлар рәисе Галимҗан Зарипов концертны югары бәяләп, оештыручыларга, катнашучыларга зур рәхмәт әйтте, сәхнә ветераннары Фәния Абдуллина, Рәшит Тимергалиннарга рәхмәт хаты тапшырды. Асия Фазуллина аларга истәлеккә савыт-саба җыелмасы бүләк итте. Авылдашларыбызга да концерт ошаган икән- барлык тамашачылар исеменнэн Альмира Әгълиева, Рәис Мостафин сәхнәгә менеп рәхмәт әйттеләр, уңышлар теләделәр. Мөнәвир Юсупов классташы Асия Фазуллинага бәйрәмне оештырган өчен рәхмәт әйтте, гөлләр бәйләме бүләк итте. Әлеге чара концерт карарга килгән, концертта катнашкан бакчасарайлыларның hәм Биклән авылы үзешчәннәренең чәй өстәле артында дәвам итте. Кичкә кадәр рәхәтләнеп аралаштылар, тәм-томнар белән сыйландылар, матур җырлар җырлаштылар алар. Кунакларны озатканда Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сахбеев сүзләрен тагы да искә аласы килә: «Мондый җылы очрашулар еш булсын, аралашып торыйк, сәламәт булыйк, матур яшик» - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев