Биклән халык театры үзешчәннәре Р. Батулланың «Кичер мине, әнкәй» спектаклен сәхнәгә куйды
7 март көнне Биклән мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә Биклән халык театры үзешчәннәре тарафыннан Р. Батулланың «Кичер мине, әнкәй» спектакле сәхнәләштерелде. Спектакльне сәхнәгә Биклән халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Абдуллин куйды. Рольләрне ышандырырлык, оста итеп авылдашларыбыз Гөлнур Гимадиева (Минзифа), Гөлнара Зиятдинова(Дилфузэ), Рамил Бәдертдинов (Имаметдин), Ринат Якупов( Әбүбәкер),...
7 март көнне Биклән мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә Биклән халык театры үзешчәннәре тарафыннан Р. Батулланың «Кичер мине, әнкәй» спектакле сәхнәләштерелде. Спектакльне сәхнәгә Биклән халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Абдуллин куйды. Рольләрне ышандырырлык, оста итеп авылдашларыбыз Гөлнур Гимадиева (Минзифа), Гөлнара Зиятдинова(Дилфузэ), Рамил Бәдертдинов (Имаметдин), Ринат Якупов( Әбүбәкер), Илдус Абдуллин (Кирам), Рузилә Костина (Сәмидә) башкарды. Мәктәп укучылары Айдар Абдельманов (Миргаян), Айгөл Мукимоваларның(Гөлзирәк) спектакльдә дебют чыгышларын тамашачы бигрәк яратып кабул итте, алкышларга күмде. Шундый эчтәлекле, куңелләрне кузгата торган, уйландыра торган спектакль өчен артистларга җылы рәхмәт сүзләрен авылыбызның ветераннар оешмасы рәисе Асия Фазуллина җиткерде, барлык хатын-кызларны бәйрәм белэн котлады, сәламәтлек, уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев