Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Туган як шифасы, басма прәннекләр һәм аналар кулы җылысы — барысы да фронт сызыгындагы ир-егетләребезгә

«Татарстан» совхозы поселогында зур хәйрия эше кайнап тора. Биредәге авыл китапханәсе атнасына бер тапкыр чын волонтерлар штабына әверелә. Киң күңелле авыл хатын-кызлары, хәрбиләребезгә өй күчтәнәчләре һәм коры ашлар әзерләү өчен, нәкъ менә бирегә җыела. Без дә әлеге штабта игелекле эшнең ничек башкарылганын һәм яу кырындагы хәрбиләребезнең иң авыр минутларда җылытачак ул ярдәмнең ничек тууын үз күзләребез белән күреп кайттык.

Бүген алгы сызыкта булган ир-егетләребезгә кулдан килгәнчә булышу традициясен «Татарстан» авыл китапханәсе хезмәткәрләре һәм җирле халык бергәләп башлап җибәргән. Төп максат — китап уку яки үзара аралашу гына түгел, ә биредә бүген һәркем өчен үтә мөһим булган зур бер эш башкарыла.

Фронтта өй тәм-томнары

Без килгәндә хатын-кызлар десанты зур оешканлык белән эшкә керешкән иде. Берәүләр туган як киңлекләреннән җыелган хуш исле шифалы үлән чәйләрен төрсә, икенчеләре татлы күчтәнәчләрне туплау белән мәшгуль булды. Биредә витаминлы җыелмага аерым игътибар бирелә: апалар яңа өзеп алып килгән укропны җентекләп турады, соңыннан сарымсак укларын юды, шуннан аларны кисеп, иттарткыч аша чыгардылар.

Бу яшел масса башта яхшылап киптерелә. Нәкъ менә шул төргәк фронтка җибәреләчәк ашларга егетләр сагынган өй тәмен һәм исләрен бирәчәк тә инде! Мондый ризык хәрбиләргә көч биреп кенә калмый, аларның рухын да күтәрә. Чөнки кайнар шулпаның һәр кашыгында егетләр туган йорт җылысын тоя.

Тукай районы волонтеры Светлана Баева авыл халкының фронтка ничек булышуы турында сөйләде. Алар «сызык артындагы» егетләрнең күңелен җылыту һәм ышанычлы тыл булу өчен берләшкән.

Бу зур эш башта окоп шәмнәре ясаудан гына башланган. Нәтиҗәдә, ул өй тәм-томнары әзерләүче зур бер хәрәкәткә әверелгән.

Яраткан «Татар чәе»

Җирле хуҗабикәләрнең аерым бер горурлыгы — хуш исле үлән чәе. Аны хәрбиләр үзләре яратып «Татар чәе» дип атыйлар. Чималның составы бик бай һәм күңел җылысы белән җыелган. Нигез буларак бөтнек һәм мелисса алына, аларга юкә чәчәге, карлыган яфрагы, калмык чәчәге, мәтрүшкә, ромашка һәм чәй каты булсын өчен бераз сары мәтрүшкә (зверобой) өстәлә.

Авыл халкы чәй өчен кирәкле үләннәрне актив рәвештә штабка алып килә: берәүләр аларны үз бакчасында үстерә, икенчеләре болыннарга барып җыя икән. Үләннәрне саклык белән киптерәләр, чиләкләргә аерып тутыралар, ә аннары кибет чәе белән кушып, махсус кечкенә капчыкларга тутыралар. Мондый хуш исле чәйләр биредәге «татлы җыелмалар» составына керә. Волонтерлар бу җыелмаларга конфетлар һәм җирле осталарның яратып пешергән традицион өй чәкчәген дә кушалар.

Кнәз авылы кыр кухнясы

Моның белән беррәттән, коры ашлар әзерләү эше дә кайнап тора. Светлана Баева яшелчәләрне турыдан-туры үз өендә киптерүен дә сөйләде. Күләмнәр сокландыргыч: өй шартларында киптерелгән бәрәңге, кишер, суган, сарымсак һәм укроп чиләкләп кенә исәпләнә.

Бу запасларның барысын да Светлана ханым «Кнәз авылы кыр кухнясы» урнашкан Яшьләр үзәгенә алып килә. Монда җитештерү өчен ике аерым бүлмә бүленгән. Берсендә — йозак астында — әзер запаслар саклана, ә икенчесендә волонтер хатын-кызлар кипкән ингредиентларны порцион капчыкларга тутыралар. Мондый катнашмага кайнар су гына агызасы — һәм сугышчылар үзләре өчен туклыклы, тәмле һәм туган йорт исе килеп торган өй шулпасын ашый алалар.

Авыл советыннан алып алгы сызыкка кадәр

Хәрбиләргә гуманитар йөкне илтеп тапшыру эше сәгать кебек төгәл башкарыла. Башта барлык әзер тартмалар җирле авыл советына җыела. Анда йөк формалаша, авыл советы машиналар һәм төяү эшләре белән булыша, аннары барысы да Круглое Поле поселогында урнашкан үзәк җыелу базасына җибәрелә. Шул урында махсус операция зонасына юлланучы зур гуманитар колонналар төзелә.

Ярдәм хәрбиләргә шәхсән дә барып җитә. Тукай районы егетләре кыска вакытлы ялга кайткач, Яшьләр үзәгендәге очрашуларга йөриләр. Алар үзләре белән юлга коры ашлар, чәкчәк һәм туган якның шифалы «Татар чәе» тутырылган тартмаларны алалар. Бу күчтәнәчләр исә аларны блиндажларда җылытачак һәм өйдә аларны бик көтүләрен исләренә төшереп торачак.

Җайга салынган җитештерү

«Татарстан» совхозы поселогы волонтерларының хезмәте — төгәл эшли торган зур бер механизм кебек. Биредә һәркем үз урынында. Киптерелгән чәйләр кыр кухнясына озатылгач, активистларның икенче төркеме эшне үз өстенә ала: алар хәрбиләр өчен туклыклы коры ашлар комплекты туплый.

Әлеге хәрәкәтнең төп йөрәге булып җирле активист Земфира Хөрмәтуллина тора. Земфира апа поселокның битараф булмаган халкы белән бергә армый-талмый ашлар ясый, моннан тыш алар мунчалалар бәйлиләр һәм окоп шәмнәре ясыйлар. Шул ук вакытта Земфира ханымның аерым бер күңел миссиясе дә бар: ул үз куллары белән кабатланмас тәмле өй прәннекләре пешерә.

«Хәрбиләргә җибәргән һәрнәрсә — тулысынча «Татарстан» совхозы поселогы халкының хезмәте. Безнең уртак эш кешеләрнең искиткеч бердәмлегенә таяна, һәркем үз җылысының бер өлешен бирергә тырыша, — дип сүзен башлады әңгәмәдәшем. — Безгә җирле китапханә, мәдәният йорты һәм аптека булыша. Мәктәптән балалар хатлар тапшыралар — алар егетләрнең күңелен җылыта. Безнең горурлыгыбыз — әбиләребез. Алар оекбашлар, мунчалалар бәйлиләр, мәдәният йортында моның өчен хәтта «Паутинка» дип исемләнгән махсус түгәрәк тә оештырдылар. 

Әлбәттә, без егетләрнең туклануына бик зур игътибар бирәбез. Биредә үзебез үк төрле ашлар, боткалар, бәрәңге боламыгы һәм харчо ашы әзерлибез. Гөлфия апабыз белән Нәҗия апабыз чын өй токмачын тулысынча кулдан кисәләр. Моннан тыш, ир-егетләребезнең алгы сызыкта да чын өй төшке ашы булсын өчен, татлы боткалар да ясыйбыз.

Ә 2023 елның азагыннан мин алар өчен басма прәннекләр пешерә башладым. Нәкъ кыш айлары иде, һәм минем башта гел бер сорау әйләнде: егетләрнең иммунитетын ничек күтәрергә һәм аларны салкын тиюдән ничек сакларга? Шунда рекламада махсус агач калыплар ярдәмендә кулдан прәннек ясауларын очраклы рәвештә күреп алдым. Рецептын карадым да аңладым — бу бит чын шифалы ризык! Составында табигый бал һәм унга кадәр төрле тәмләткеч бар. Бу прәннекләр туклыклы булып, күп көч биреп кенә калмый, алар дәвалый да.

Шул вакыттан бирле әкренләп пешерә башладым, ә хәзер бу эш инде яхшылап җайга салынды. Камыр басудан алып бизәүгә кадәр — барысын да үзем, тулысынча кулдан эшлим. Прәннекләр кечкенәсе дә, зуррагы да була. Аларның һәрберсенә безнең авыл җирлеге логотибы, җитештерү датасы һәм составы куелган».

Көч — бердәмлектә

Бу хатын-кызларның үз миссияләренә зур дулкынлану һәм тирән ярату белән карауларын без үз күзләребез белән күреп кайттык. Фронтка озатылган һәр посылка — тылның алгы сызыкны ышанычлы яклавын күрсәтүче үзенчәлекле бер символ.

Безнең хәрбиләрнең шундый ышанычлы таянычы булганда, аларның сугышчан рухы беркайчан да какшамас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев