Редакция бәйгеләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Күркәм гаилә” бәйгесенең тагын бер катнашучысы – Миңнехановлар гаиләсе
Тукай районында яшәүчеләргә Минталип Миңнеханов исеме яхшы таныш. Минталип Исмәгыйль улы - районыбызның гына түгел, республикабызның алдынгы эшмәкәре, тәҗрибәле фермер. Ә "Якты юл" газетасы игълан иткән бәйгедә без сезне аның күркәм гаиләсе белән таныштырасыбыз килә. Икесе дә тумышы белән Норлат районы Кәкре Атау авылыннан булган, бер мәктәптә укыган Минталип белән...
-
Иске Абдулдан Әхмәтҗановлар гаиләсе – “Күркәм гаилә” бәйгесендә катнашучылар
"Күркәм гаилә" бәйгесендә тагын бер катнашучы бар. Таныш булыгыз - Иске Абдул авылыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе. Рөстәм абый озак еллар төзелештә, ә аның иптәше Сәрия апа хәзерге "Сәйдәшев", элеккеге "Алга" хуҗалыгында 30 ел хисапчы булып эшләгән. Бүгенге көндә алар икесе дә лаеклы ялда, инде үзләре тормыш корган балаларына ярдәм итеп, оныклар...
-
“Якты юл” газетасы игълан иткән “Матур гаилә” бәйгесендә беренче катнашучылар бар
Райханә биш ел буе дуслашып йөргән егетен армияга озата. Ике арада сөю хисләре белән тулы хатлар йөри башлый. Менә кайтыр,туйлар үткәрербез дип йөргәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Кыз сөйгәне Зәкиҗанны 1945 елда гына көтеп ала. Өч ел кыз белән егет булып йөргәннән соң, Райханә Вәҗәһетдин белән Хәдичә гаиләсенә килен булып...
-
Такмаклар бәйгесендә кем җиңүе билгеле
«Якты юл» газетасы игълан иткән такмаклар бәйгесенә юлланган җырлар белән танышкач, исең китә. Әйтик, Колыштан Фатыйма апа Абдуллина үзенең яшь чагындагы күңел ачкан вакытларын искә төшереп, безнең редакциягз 15(!) битлек хат юллаган. Нинди генә җырлар, нинди эчтәлектәге мәзәкләр генә юк анда! Ә бит ул искә алган чор хәзергедән матди яктан,...
-
Колыштан Гөлсәрия Сәхәбиева такмаклар бәйгесенеңдә катнаша (видео)
Чираттагы хат , дөресрәге видеоязма безгә Тукай районының Колыш авылыннан килде. Андагы шаян җырларны Гөлсәрия Сәхәбиева башкара. Такмакларны тыңлагач, башкаручы өчен тавыш бирергш киркәклеген дә искәртеп үтәбез. Моның өчен сайтның баш битендә "Тавыш бирү" сәхифәсендә кирәкле фамилия каршындагы түгәрәккә басарга кирәк. "Нәтиҗәләр" дигән язуга басып исә, бәйгедә катнашучы һәркемнең күпме...
-
Колыш авылыннан Фатыйма Абдуллина такмак бәйгесендә катнаша
Колыш авылыннан Фатыйма апа Абдуллина безгә бер кочак такмаклар язып җибәргән. Алар белән сезне дә таныштырабыз: Мондый күңелле җырларны яшьләрнең, бәлки, әле ишеткәне дә юктыр. Бар иде, ди әүвәл заманда бер кеше, Аның авызында булган ди, малай, бары бер теше. Әүвәл заманда булган ди бер Гәптерахман, Ул, малай, барысын да...
-
Такмаклар бәйгесендә Таулар авылыннан катнашучылар бар
"Якты юл" газетасы игълан иткән такмаклар бәйгесендә катнашырга теләп, Таулар авылыннан видеоязма юлладылар. Бу шаян җырларны Фәйрүзә Габидуллина белән Кадрия Нәбиуллина башкара. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгедә катнашу өчен такмаклар язылган текстны яки видеоязманы безнең электрон адресыбызга юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com Такмакларны тыңлап, елмаеп-көлеп алгач, башкаручылар өчен тавыш бирергә онытмагыз, чөнки җиңүчене...
-
«Якты юл” газетасы такмаклар бәйгесе игълан итә
"Якты юл" газетасы яңа бәйгедә катнашырга чакыра. Кышны инде озатып, язның беренче аен да каршы алдык. Табигать йокысыннан уянып, кояш елмая башлау белән без кешеләрнең дә кәефе күтәрелә, елмаясы килә башлый. Күңелсезлекләр очраса да, аны елмаеп-көлеп җиңәргә тырышабыз, җырлар җырлыйбыз.. Шулай булмыйни, бары юмор хисе булган кеше генә абынса, егылса...
-
Селфи конкурсында беренче катнашучы бар
Салават тиклем Салават концертына бушлай барырга теләүчеләр юкмы икәнни, дип шаккаткан идек, ниһаять, үзгәреш бар. "Якты юл" газетасы игълан иткән фотоконкурс башланды! Бәйге шартлары буенча катнашучылар үзенчәлекле селфи ясарга һәм иң күп тавыш җыярга тиеш. Җиңеп чыккан очракта бу катнашучыга Салават концертына билетлар тапшырачакбыз. Билетларга ия табылырга тора - редакциягә...
-
«Якты юл” газетасы Салават концертына билетлар уйната
"Якты юл" газетасы укучылары арасында танылган җырчы Салават Фәтхетдинов иҗатына гашыйк кешеләр күплеген беләбез. Алар арасыннан кемгәдер кумирының концертына бару бәхете елмаячак. Редакциябездәге ике билет үз хуҗасын көтә. Аларга ия булу өчен безнең фотобәйгебездә җиңәргә кирәк. Бәйге шарты - үзенчәлекле селфи ясап, электрон адреска: yakti.ul76@gmail.com юллау. (Исегезгә төшерәбез, селфи -...
-
Бәйгедә беренче катнашучы бар
"Якты юл" газетасы "Яңа ел яллары" дип аталган бәйге игълан итте. Анда сезнең - укучыларның кышкы каникулларын, өлкәннәрнең бәйрәм ялларын ничек үткәрүе турында кызыклы, матур фотосурәтләр кабул итәбез. Кышын чәйләп-баллап, себеркеләр пешереп мунча керерг ә яратасызмы, чаңгы-чана , тимераякта шуасызмы, кунак чакырып, кунакка йөрергә әзерләнәсезме, әллә инде бар вакытыгызны бәйләү,...
-
“Якты юл“ газетасында “Яңа ел бизәге“ бәйгесендө җиңүчеләр бүләкләнде
Кыш бабай бүләкләр тарата башлады! Ул үз күчтәнәчләрен бүген "Якты юл" газетасы редакциясенә җыелган "Яңа ел бизәге" бәйгесендә җиңүчеләргә тапшырды. Инде хәбәр итүебезчә, бу бәйгедә катнашу өчен бәйрәмчә кул эшләре әзерләргә, бүлмә яки ишегалды, табынны бизәргә, аннары аларны фотога төшереп, хат юлларга кирәк иде. Җиңү өчен исә катнашучының эше турында...
-
Гөлнара Фәрдиеваның бәйләм җебеннән чыршысы(фото)
Исәнмесез., сезгә үзебез ясаган чыршыларны күрсәтәсебез килә.Яшел чыршыны без бәйли торган җептэн ясадык. Барысыда уз кулларыбыз белэн ясалган., дип яза Гөлнара Фәрдиева. Бик матур, үзенчәлекле кул эшләре укучыларыбызга да ошар дип ышанып калабыз.
-
Калмия мәктәбе укучылары бәйрәмгә кар сыннары ясаган (фото)
Калмия мәктәбе укучылары тырышып ясаган кар сыннары һәм чыршылары, яңа ел бизәкләре белән дә танышыгыз. !Гәрчә бу фотолар "Яңа ел бизәге" бәйгесендә тавыш җыярга өлгермәсә дә, барыгызга да бәйрәм кәефе өстәсен!
-
Түбән Суык-Су мәктәбендә "Кар бабайлар гаиләсе" бар
Бүген "Яңа ел бизәге" бәйгесен йомгаклау көне. Ә редакциябезгә бүген дә хат килде, дип хәбәр иткән идек. Яңа гына тагын хатлар килде, җиңү өчен вакытлары аз калса да, алар белән дә таныштырып үтәбез. Яңа ел бәйрәме алдыннан мәктәбебездә бик күп чаралар,бәйгеләр уздырылды. Шундый бәйгеләрнең берсенә әзерләнгән композицияне җибәрергә булдык. Әлеге...