“Күркәм гаилә” бәйгесенең тагын бер катнашучысы – Миңнехановлар гаиләсе
Тукай районында яшәүчеләргә Минталип Миңнеханов исеме яхшы таныш. Минталип Исмәгыйль улы - районыбызның гына түгел, республикабызның алдынгы эшмәкәре, тәҗрибәле фермер. Ә "Якты юл" газетасы игълан иткән бәйгедә без сезне аның күркәм гаиләсе белән таныштырасыбыз килә. Икесе дә тумышы белән Норлат районы Кәкре Атау авылыннан булган, бер мәктәптә укыган Минталип белән...
Тукай районында яшәүчеләргә Минталип Миңнеханов исеме яхшы таныш. Минталип Исмәгыйль улы - районыбызның гына түгел, республикабызның алдынгы эшмәкәре, тәҗрибәле фермер. Ә "Якты юл" газетасы игълан иткән бәйгедә без сезне аның күркәм гаиләсе белән таныштырасыбыз килә.
Икесе дә тумышы белән Норлат районы Кәкре Атау авылыннан булган, бер мәктәптә укыган Минталип белән Рәмзия 1972нче елны өйләнешәләр. Егет Чистай авыл хуҗалыгы техникумын, кыз Арча педагогия училищесын тәмамлаган була. Минталип Миңнехановның яшь булуына карамастан, үз һөнәренең остасы булуы, эшне оештыра, җитәкли, кешеләр белән уртак тел таба белүе аның гаиләсенең дә язмышын хәл итә. Иргә илнең төрле почмакларына барырга, эшнең иң авырын, җаваплысын башкарырга , тәвәкәлләп, башлап йөрергә, хатынга - һәрчак аның янәшәсендә, ана таяныч булырга, балаларны тәрбияләргә туры килә. Самара авыл хуҗалыгы институтында белем алганда ук аңа автогараж җитәкләүне ышанып тапшыралар, ә соңрак 15 мең гектар җире, 3 мең эре мөгезле терлеге, 4 мең дуңгызы булган укыту-тәҗрибә хуҗалыгына баш энергетик итеп эшкә чакыралар.
1983нче елны Миңнехановлар туган якка, Татарстанга кайтырга ниятли. Казанның эксперименталь механикалаштыру заводында эшләгән вакытта белемле, тәҗрибәле белгечкә Тукай бройлер фабрикасында баш инженер вазыйфасын тәкъдим итәләр. Бу урында да җиң сызганып эшкә керешә Минталип Исмәгыйль улы. Тормыш иптәше Рәмзия дә аннан калышмаска тырыша - читтән торып югары белем ала, Чаллы мәктәпләрендә күп еллар татар теле, геграфия фәннәрен укыта.
Аннары Камаз-Автоцентр оешмасының элекке Советлар Союзы буйлап таралган филиалларында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне көйләргә, Татарстан районнарында бәрәңге үстерү Ассоциациясен булдырырга кирәк була - монда да бу эш Минталип Миңнехановка йөкләнә. " Эш стажым 51 ел, фермерлык эшенә тотынганыма 16 ел , гаилә корып яши башлавыбызга 44 ел ", дип саннар теле белән үткән елларга йомгак ясый ул. Шунысын да әйтергә кирәк, республикабызның төрле оешмаларында утыз елдан артык эшләү дәверендә ул һәрдаим Тукай районы белән тыгыз элемтәдә тора, ярдәмләшеп яши.
Бүгенге көндә Миңнехановлар гаиләсе уртак эш белән мәшгүль - югары белемле кызлары Лилия хуҗалыкта хисап, юридик, финанс эшләрен алып бара, уллары Рамис, шулай ук югары белемле -кыр эшләрен җитәкли, лаеклы ялдагы Рәмзия ханым механизаторларның туклануын кайгырта. Инде оныклары да уңыш җыю, җыештыру, хуҗалыкны тәртипкә китерү эшләрендә өлкәннәр белән беррәттән эшли башлаган.
Туган як туфрагында тир тамчылары белән сугарылып үстергән мул уңыш -Миңнехановларның горурлыгы. Аларның тырышлыгы, хезмәтен республика, хәтта Россия күләмендә дә югары бәялиләр. 2008 елда аларның хуҗалыгы Халыкара "АгроРусь"күргәзмәсендә алтын медаль белән бүләкләнә, 2000 елда Минталип Миңнеханов "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" , 2010 елда "Россиянең атказанган фермеры" исемнәренә лаек була, 1965 елда «Яр Чаллы шәһәре каршындагы казанышлары өчен» медале, 2010 елда "Мальцев исемендәге алтын медаль"("Золотая медаль Мальцева"), 2015 елда "Фидакарь хезмәт өчен" медале һәм башка дәрәҗәдәге күпсанлы бүләкләргә лаек дип табылган.
Минталип Исмәгыйль улы фикеренчә, иң мөһиме - гаиләдә татулык булу."Эштә һәм тормышта уңышка ирешү өчен гаиләңдә тәртип булу, бер-береңне аңлау кирәк. Безнең һәр көнебез диярлек кеше алдында уза. Монда бер-береңә мөнәсәбәтне яшерү бик кыен. Әгәр үпкәләшеп, үчләшеп яшәсәк, эшебез дә бармас иде", ди ул. Өйдә "буран" чыкмасын өчен һәркем үз өлешен кертә - тормыш иптәше Рәмзия ханым кирәк икән киңәше белән, кирәк икән йомшак сүзе белән олысы-кечесенең күңелен күрә, ә гаилә башлыгы Минталип абый үзе - барчасына ышаныч бирердәй ныклык белән, нинди генә авыр хәлләр булса да: "Бергә булыйк, бердәм булыйк, шулай булса, бар мәсьәләләрне хәл итәрбез, бар авырлыкларны җиңәрбез!", дип әйтергә ярата, шаярта, елмая, кирәк булса, хәтта җырлап та җибәрә. Башкалар белән бүлешердәй рухи көч, аның иманлы тормыш алып баруыннан да килә, күрәмсең. Яз саен, кыр эшләре башланыр алдыннан, Минталип абый Аллаһы Тәгаләдән мул уңыш сорап намаз укый, имин еллар, бар кешеләрнең тук, бәрәкәтле тормышта яшәвен теләп, дога кыла.
Минталип Миңнеханов улы Рамис белән
Исегезгә төшерәбез, сез иң күркәм дип санаган гаилә өчен сайтыбызның баш битендә, кирәкле фамилия каршындагы түгәрәккә басып үз тавышларыгызны бирә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев