2 июнь 2016 яңалыклары
-
Иртәгә "Күркәм гаилә" бәйгесенең җиңүчесе мәгълүм булачак
Тукай районының матур, тату, тырыш, башкаларга үрнәк булырдай гаиләләрен барлау максатыннан "Якты юл" газетасы бәйге игълан итте. Анда Күзкәй, Иске Абдул, Иске Җирекле авылларыннан өч гаилә катнашты. Алар турында тулырак биредә укырга мөмкин. Иртәгә, 3 июнь көнне кичке 18.00 сәгатьтә без бәйгегә йомгак ясаячакбыз. Ә әлегә алар арасыннан бүләккә лаек...
-
Штрафын вакытында түләмәүчеләр саны ике тапкырга диярлек арткан
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафын вакытында түләмәгәннәргә карата елның дүрт ае эчендә 234 эш кузгатылды. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 94кә күбрәк. 42 йөртүче административ арестка алынды, 173енә штраф салынды, дип белдерәләр район ЮХИДИ бүлегеннән. Искә төшерәбез, КоАПның 20.25 маддәсе, 1 өлеше нигезендә, штрафын вакытында түләмәүчеләр бурыч...
-
Бүген Тукай районы хуҗалыкларында игеннәр торышын тикшерделәр
Бүген, иртәнге сәгать 4 тә "Якты юл" газетасы журналистлары инде эш урынында, төгәлрәге - кырда иде инде. Сабан туе алдыннан Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган махсус комиссия игеннәр торышын тикшерде. Игеннәр яхшы тишелгән, хәзер яңгырның гына вакытында явуы кирәк. Сезгә "Гигант" хуҗалыгы...
-
Билбаулы көрәш
Иваново шәһәренең «Энергия» спорткомплексында билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар булып үтте. Анда барысы бергә Россиянең 15 регионыннан 150 спортчы көч сынашты. Тукай районы данын яклап, Татарстан Республикасы командасы составында әлеге ярышларда Круглое Поледан Камилла Елисеева да чыгыш ясады. 52 килограмм булган үлчәү категориясендә райондашыбыз I урынга лаек булды. Камилланың...
-
Әҗмәкәйлеләр «Аулак өй»гә җыелды
Күптән түгел Әҗмәкәй авылында «Аулак өй» дип аталган бик матур кичә уздырылды. Бу авыл халкының үзенә генә хас гадәтләре, көнкүреш үзенчәлекләре бар. Алар элеккеге заманнардан алып бүгенгәчә сакланып килә. Әҗмәкәйлеләрнең телендә «дагын», «дәген» кушымчалары еш ишетелә. Шулай ук һәркайсы үзләреннән аз гына олы кешеләргә дә «апа», «абый», ә үзләреннән кечерәк...
-
Иң яхшы хәрби исәп хезмәткәрләре бүләкләнде
Круглое Поле авыл җирлегендә «Җирле үзидарә органнарында беренчел хәрби исәпкә басуны оештыру» дигән темага хәрби-исәп хезмәткәрләре өчен инструкторлык-методик укулар үтте. Узган ел бу юнәлештә аеруча яхшы эшләгән хезмәткәрләргә чара барышында грамоталар һәм Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Хәрби комиссариат бүләкләренә Кнәз авыл җирлегеннән Светлана Багаева, Круглое Поледан Гөлнара Зиннәтуллина, Биклән авыл...
-
“Күркәм гаилә” бәйгесенең тагын бер катнашучысы – Миңнехановлар гаиләсе
Тукай районында яшәүчеләргә Минталип Миңнеханов исеме яхшы таныш. Минталип Исмәгыйль улы - районыбызның гына түгел, республикабызның алдынгы эшмәкәре, тәҗрибәле фермер. Ә "Якты юл" газетасы игълан иткән бәйгедә без сезне аның күркәм гаиләсе белән таныштырасыбыз килә. Икесе дә тумышы белән Норлат районы Кәкре Атау авылыннан булган, бер мәктәптә укыган Минталип белән...
-
Җиңел атлетика
Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының шәхси беренчелегенә ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда Мусабай-Завод авылыннан Данир Нуртдинов та чыгыш ясады. Райондашыбыз өчле сикерү буенча (тройной прыжок) I яшүсмерләр разрядын үти алды. Шуның белән Данир III урынга чыкты. Аның тренеры - Гаяз Бакусев. Сүз уңаеннан, Данир физкультура һәм тарих фәннәре...