Дин вә мәгыйшәт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Август аена намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла Таң беленә Мәчетләрдә укыла 01.08.2016 01:34 02:04 03:34 11:36 12:00 17:00 19:37 21:07 12:30 02.08.2016 01:36 02:06 03:36 11:36 12:00 16:59 19:35 21:05 12:30 03.08.2016 01:38 02:08 03:38 11:36 12:00 16:58 19:33 21:03 12:30 04.08.2016...
-
Ураза гаете авылларда зурлап билгеләп үтелде
Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитр сәдакалары биргән, бары изгелекләр генә кылган мөселманнар өчен зур бәйрәм - Ураза бәйрәме билгеләп үтелде. Тукай районының барлык мәчетләрендә дә бик күп халык җыелды, гает намазы укылды, вәгазьләр тыңланды. Редакциябез почтасына да бәйрәм рухы белән...
-
Тукай районында төзеләчәк мәчет турында “Кыйбла” тапшыруында күрсәтәчәкләр
Тукай районы белән Чаллы шәһәре чигендә урнашкан "Изге ай" мәчетенең беренче нигез ташын кую тантанасы турында «Якты юл» газетасы язган иде инде. Иртәгә, 8 июль җомга көнне 18 сәгать 50 минутта бу вакыйга турында "ТВЦ-Чаллы ТВ" каналында "Кыйбла" тапшыруында күрсәтәчәкләр.
-
Рамазан – барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру ае
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бер хәдисендә: «Рамазан - өммәтемнең ае», - дип әйткән. Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам әйткән: «Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер», - дигән (Бохари, Мөслим). Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә...
-
Иң дөрес Ураза
Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәл гакыйбәтүлил мүттәкыйн. Вәссаләтү вәссәләәмү галә Мүхәммәдин вәгалә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн. Барлык мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә булса иде. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәссәламнең рух-шәрифенә дип атап әйткән салават-шәрифләребез булса иде. Һәм дә Адәм галәйһиссәламнән алып, бүгенге көнгә хәтле килеп киткән барлык мөэмин вә мөэминәләрнең дә...
-
Бикләндә Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкерте практика уза
26 июнь көнне Тукай районы Биклән авылы мәчетендә 5-15 яшьтәге балалар өчен Коръән уку дәресләре башланды. Укуларны Яр Чаллы «Ак мәчет» мәдрәсәсенең 2нче курс студенты Дилшат Салихов оештырды. Шәкерт балаларны гарәп графикасы белән таныштырды, вәгазьләр сөйләде һәм кызыклы уеннар үткәрде. Егетләр hәм кызлар ифтар мәҗлесендә дә катнашты һәм яшьтәшләре белән...
-
Рамазан ае ахырына якынлаша – Фәтех Мәккә, фидия, Кадер киче
Изге рамазан ае төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. Уразаның соңгы ун көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында фазыйләтле көннәр бар, ди дин әһелләребез. Рамазанның 21нче көне бөтен ислам дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне Рәсүл әкрам саләлләһү галәйһи вә сәллам үзенең 12...
-
Күзкәй авылында Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкерте практика уза
Күптән түгел Тукай районы Күзкәй авылында практика үтүче Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкерте Илнур Фархутдинов авыл мәчетендә балалар өчен "Рамазан аенда тарих буенча кечкенә сәяхәт" дигән зур чара оештырды. Иң элек мәчет залында танышу-күрешү оештырылды, бәйгеләр өчен мәктәп укытучыларыннан торган жюри сайланды. Чараның төп өлешендә балаларга ислам дине,...
-
Тубән Суыксу мәчетендә авыл кешеләре өчен ифтар узды (фото)
Кичә, 27 июнь көннеТубән Суыксу мәчетендә шушы җирлек имамнары һәм авыл җирелеге башлыгы Наис Сәйфетдинов катнашында илле кешелек ифтар узды, дип хәбәр итә Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов.Рамазан аенда барлык дин кардәшләребезгә Аллаһы үзенең җиңеллеген бирсен, уразаларын тотып чыгарга көч вә куәтләрен арттырсын!
-
Тукай районында "Изге ай" мәчетенең нигез ташы салынды (фото)
Бүген 25 июнь көнне Тукай районы белән Чаллы шәһәре чигендә урнашкан "Изге ай" мәчетенең беренче нигез ташын кую тантанасы булды. Бу безнең районда 57нче мөселман гыйбәдәтханәсе булачак. Тантанага Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов һәм мәчет төзелешенә ярдәм күрсәткән кунаклар, якын-тирәдәге авыл мөселманнары җыелды. Мәчетле авыл - нурлы авыл диләр....
-
Тукайлылар республика ифтарында катнашты (фото)
22 июнь көнне башкалабыз Казан шәһәрендә үткән республика ифтарында безнең район мөселманнары да катнашты. Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җитәкчелегендәге , нигездә яшьләрдән торган тугыз кешелек делегация әлеге мәҗлес кунаклары булды. " Оештыру ягыннан да, хәтер көненә туры китерү ягыннан да, мөселманнарның иманын ныгыту ягыннан да бик матур бәйрәм...
-
Тукай районында тагын бер мәчет салыначак
2014 елдан бирле Зур Шилнә һәм Кече Шилнә авылында яшәүче мөселманнар күрше-тирә авыллар һәм Чаллы читендәге 71,70А, 68, 67 А, 67 нче микрорайонарны берләштерүче мәчет төзү ниятен чынга ашыру өстендә эш башлыйлар. Ниһаять, быел Аллаһының ярдәме белән әлеге изге эш башланып киткән. Зур Шилнә авылының Нурми Шәрипов урамы белән Залесный...
-
Фитыр сәдакасын кемнәргә һәм кемнәр исәбеннән бирү тиешле?
Фитыр сәдакасын кемнәр һәм кемнәр исәбеннән бирү тиешле? Фитыр сәдакасы безнең өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора. Ул Һиҗринең икенче елында - Ураза бәйрәменә ике көн кала мәҗбүри булган. Аллаһы Тәгалә тарафыннан үтәлергә кушылган әлеге гыйбадәтнең хикмәте шунда ки, әлеге сәдаканы түләү белән без ураза вакытында җибәрелгән хата-кимчелекләребездән һәм ялгышлыкларыбыздан азат...
-
Рамазан ае дәвам итә
Изге Рамазан килгәндә, Сөекле Пәйгамбәребез (гәләйһиссәләм) кешеләрне шатландырып болай әйтә торган булган: "Килде сезгә Рамазан, ул бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Бу айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләр янында искә ала. Бәхетсез шулдыр,...
-
Рамазан ае бара
Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз». Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: «Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса һәм рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы...