Рамазан ае бара
Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз». Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: «Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса һәм рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы...
Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз».
Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: «Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса һәм рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр».
Хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Әгәр кешеләр рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе рамазан ае булуны теләрләр иде» (имам Табарани, Бәйһәкый).
Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлаллаһ галәйһиссәлам: «Өммәтем гади айда кылган бер яхшыга мәл өчен бер савап ала, әмма рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә», - дигән.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән туктый алмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк», - дигән (Ибне Мәҗә).
Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам әйткән: «Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер» (Бохари, Мөслим).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам хәзрәтләре үзенең мөбарәк хәдисендә: «Рамазан аеның беренче ункөнлеге - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте көннәре, икенче ункөнлеге - гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ункөнлеге - җәһәннәм утыннан котылу көннәре», - дигән (Ибне Хузәймә, Сахих).
Әнәс (Аллаһ аннан разый булса иде!) риваять итә. Мөбарәк рамазан аенда Пәйгамбәребез галәйһиссәлам безгә болай дип әйтте: «Сезгә рамазан ае килде, бу айда мең айдан да хәерлерәк булган кичә бар. Кем бу кичәдән мәхрүм булса, бөтен изгелекләрдән мәхрүм булыр. Бу кичәдән бары тик бәхетсезләр генә мәхрүм буладыр», - диде (Әхмәд бине Хәнбәл, Муснад).
Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын!) Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән сораган: «Йә рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?». Аллаһның рәсүле галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһүммә иннәкә гафуун түхиббүл гафвә фәгъфу ганни (Әй Аллаһым, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың - гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка), - дип дога кыл», - диде.
Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһ юмарт һәм Ул юмартлыкны сөядер», - дигән. Икенче хәдис-шәрифтә: «Иң хәерле сәдака - ул да булса рамазан сәдакасыдыр», - дип әйтелгән.
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, шул кеше күпме ураза тотучыны ашаткан булса, аларның бөтенесенең дә әҗерләрен үзенә алыр, шуның өстәвенә ураза тотучыларның да әҗерләре кимемәс». Икенче хәдистә: «Рамазан аенда ураза тотучыны авыз ачтырсаң, ул синең гөнаһларыңа каффәрәт булып, уттан котылуыңа сәбәп булыр», - диелгән. Сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең бу сүзләрен ишеткәч, бик тәэсирләнделәр, тик бөтенесенең дә авыз ачтыртып ураза тотучыларны ашатырга хәленнән килмәгәнлектән, бу турыда алар Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) әйткәннәр. Рәсүлебез галәйһиссәлам аларга: «Нияте изгедә булып, ураза тотучыны бер хөрмә яки бер йотым су белән булса да авыз ачтырсагыз, сез шундый ук әҗер алырсыз, бу изге эшегез өчен Раббыгыз сезне Кыямәт көнендә шундый су эчерер, бәндәнең җәннәткә кергәнчегә хәтле башка бер дә эчәсе килмәс», - дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев