9 июнь 2016 яңалыклары
-
Спорт осталарына истәлекле медальләр тапшырылды
Район башлыгы Васил Хаҗиев Россия Федерациясенең Спорт министры Виталий Мутко исеменнән «2014 елда Сочи шәһәрендә үткәрелгән XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Параолимпия уеннары» дип исемләнгән истәлекле медальләрен район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары Рафаэль Гыйззәтуллинга, Ринат Исмәгыйловка, Айнур Габидуллинга, район яшүсмерләр клубы тренер-укытучысы Виктор Беловка, шулай ук...
-
Зиратыбызда тәртип урнашты
Быел Иске Гәрдәледә зират өмәсе вакытында авылдашлар мәңгелек йортны җыештырып кына калмадылар, эш коралларын саклау өчен 6га 4 метр зурлыкта бик тә уңайлы бина да төзеп куйдылар. Бу эштә материаллар белән дә, кул көчләре, техника белән дә бертуганнар Минзаһит һәм Минтаһир Гайфуллиннар, Минтаһирның улы Илнар, мәчетебезнең хөрмәткә лаек картлары Муллаян...
-
Рамазан ае бара
Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз». Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: «Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса һәм рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы...
-
Агач та «үстерделәр», балыклар да үрчеттеләр
Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм волонтерлар Татарстан поселогының үзәгендә «Тормыш агачы» дигән акция үткәрделәр. Ул тәмәке тартуга каршы көрәшне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Чарада катнашучыларга «Ике сәгать буш вакытыгызны нәрсәгә багышлар идегез?» дигән сорау бирелде. Алар җавапны яфрак итеп эшләнгән кәгазьгә язып, агачка беркетеп куярга тиешләр иде. Акциядә балалар...
-
Тукайлылар Бөтенроссия робототехника олимпиадасының Республика этабыннан җиңү белән кайтты
1-2 нче июньдә "Казан ярминкәсе" үзәгендә Бөтенроссия робототехника олимпиадасының Республика этабы булып узды. Ярышка Татарстанның 38 районыннан 365 укучы килгән иде. Ярышлар ике көн дәвам итте. Беренче көнне Бөтендөнья робототехника олимпиадасы биремнәре буенча, икенче көнне шөгыльләнә башлаучылар өчен ярышлар үтте. Тукай районы данын якларга Биклән урта мәктәбеннән 7 укучы -...
-
Алда безне яллар көтә
РФ Хезмәт Кодексының 112 маддәсе нигезендә, 12 июнь - Россия көне - ял көне булып исәпләнә. Ул быел якшәмбегә туры килү сәбәпле, алдагы эш көненә, ягъни дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, без 11, 12, 13 июнь көннәрендә ял итәчәкбез.