Рамазан – барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру ае
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бер хәдисендә: «Рамазан - өммәтемнең ае», - дип әйткән. Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам әйткән: «Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер», - дигән (Бохари, Мөслим). Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә...
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бер хәдисендә: «Рамазан - өммәтемнең ае», - дип әйткән.
Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам әйткән: «Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер», - дигән (Бохари, Мөслим).
Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлаллаһ галәйһиссәлам болай дип әйткән: «Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә».
«Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве - тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр».
«Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе - ифтар вакытында уразадан чыкканда сөенү, икенчесе - Раббысына кавышкан вакытта уразаның савабы белән сөенү».
«Ураза тотучы кешенең ифтар вакытында тәгаен кабул ителә торган бер догасы бар».
«Ураза - ул кешене җәһәннәм утыннан саклый торган калкан».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев