Мөстәкыйль фикер йөртә белү һәм үз карашыңны курыкмыйча башкаларга җиткерә алу — кешедәге иң кыйммәт сыйфатларның берсе. Эмильгә ул вакытта нәкъ менә шундый эчке ныклык, төпле фикерле булуы сайлаган юлыннан тайпылмыйча атларга ярдәм итә. 16 яшьлек яшүсмер беркем сүзенә карамый, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга керә, 17 яшендә Чаллы театрында эшли башлый. Тукай районының Биклән авылы егете, дөньяга һәрвакыт елмаеп караучы Эмиль Гыйбадуллин белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Балачак һәм сәнгатькә юл
- Эмиль, иң элек балачагыңа, мәктәп елларыңа кайтып килик әле. Бу һөнәргә юл кайчан һәм ничек башланды? Сайлаган юлыңа әти-әниең ничек карады?
Авылыбызда эшләп килүче мәдәният йортына әби мине өч яшемдә илтте. Мин шунда үстем дисәм дә була. Өч яшемнән 16 яшемә кадәр мин көн саен шул клубка бара идем. Анда җитәкчеләр үзгәрә торды, һәрберсе яңа сулыш алып килә иде. Шунлыктан минем дә кызыксынуларым алышынып торды. Башта биюче булдым мин, 12 ел буе хореография белән шөгыльләндем. Аннан соң инде җырга, театр сәнгатенә тартыла башладым.
Белмим, нәрсәдән кызык тапканмындыр, миңа боларның барысы да ошый иде. Шунда үземә ниндидер юану таба идем микән, белмим, анысын төгәл әйтә алмыйм. Авыл яшьләрен бергә җыеп, җырлап-биеп, спектакльләр куеп, концертлар оештырып йөри идек. Хәтта зур хор да туплый алдык. Ул чорда КВНда да катнашып йөрдем әле мин.

Тормышка ашмаган бер генә теләк калды, инструменталь ансамбль оештырырга өлгермәдек. Чөнки инструментта уйнарга өйрәнер өчен бик күп вакыт кирәк бит ул. Бәлки берәр вакыт, Аллаһы боерса, бу хыял тормышка ашыр.
Театр юлын сайлавымны белгәч, әти каршы килмәде: «Улым, син булдырасың», – диде. Ә менә әни нык каршы булды. «11 классны бетереп, табиб булырсың, дәрәҗәле һөнәр иясе булырсың,” - дип үгетләп карады. «Мин үзем теләмәгән һөнәргә укый алмыйм” дип үз сүземне бирмәдем. Үзең яратмаган һөнәрдә күңел биреп эшләп булмый бит. Эшеңне яратырга кирәк. «На работу с улыбкой, с работы с гордостью», диләр бит. Шундый девиз белән көн саен эшкә барырга кирәк. Үзең яшәгән җәмгыять һәм милләтең файдасына көненә тырнак очы кадәр генә булса да үз өлешеңне кертә аласың икән, димәк, син юкка яшәмисең.

- Татар телен камил беләсең, Эмиль.
Без укыган вакытта сыйныфыбыз бик тату, дус иде. Без барыбыз да сәнгатькә тартылдык: җырладык та, биедек тә — кыскасы, бик актив һәм сәләтле идек. Шул ук вакытта уку ягыннан да артта калмадык, тырышып укыдык. Мин 11-12 яшемдә генә русча яхшы сөйләшә башладым, аңа кадәр бары татар телендә аралаштым. Без укыган чорда мәктәптә укытуны рус теленә күчерделәр. Тик без рус теле дәресендә дә татарча укый идек. Укытучы урысча аңлата – аңламыйбыз инде. Аннары татарча аңлаткач: «Әәә, шулаймыни», – дип шунда ук аңлап алабыз.
- 9 сыйныфны тәмамлагач, Алабугага мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга керәсең. Анда ничек кабул иттеләр сине?
Мин башта Казан театр училищесына барасы идем. Аннан соң танышлар аша Алабугада да театраль факультет барлыгын белдем. 3 көн, 2 төн эчендә мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга кердем.
Башта шалтыратып белештем. Егетләр кирәк, иртәгә документларыгызны алып килегез диделәр. Документларны тапшырган кичне үк: «Иртәгә экзамен бирергә килегез!» дип шалтыраталар. Мин бер төн эчендә мәсәл, шигырь, проза өйрәнеп, бер бию, бер җыр әзерләп, экзаменга бардым.
Бу вакытта Алабугада ел саен уздырыла торган Спас ярминкәсенә әзерлек бара иде. Шунда театраль күренешләрдә катнашырга кешеләр саны җитми, ярдәм итәргә кирәк иде. Шуңа күрә безнең имтиханнарны алданрак уздырдылар. Имтиханда җырладым да, биедем дә, әзерләп килгән бөтен программамны комиссиягә тәкъдим иттем. Әлбәттә, җыр, бию, төрле конкурсларда яулап алган диплом, грамоталар тупланган портфолио да игътибарсыз калмады. Көллияткә мине ун куллап алдылар. Аннары Спас ярминкәсендә дә катнашып, барысын да тиешенчә башкарып чыктым. Быел менә өченче курсны тәмамладым.

Студент та, артист та
- Бүгенге көндә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыйсың. Шул ук вакытта театрда эшләүче, штатка алынган студент артист та бит әле син.
Дөресен генә әйткәндә, театрга эшкә урнашу ул төш кебегрәк булды, үзем дә аңламыйча калдым. Миңа Чаллы театрыннан шалтыратып, сезнең белән сөйләшәселәре килә, диделәр.
Очрашуга килгәч, ике пьесадан роль тәкъдим иттеләр. Олег Мадияровичның «Эшкә керәсеңме безгә?» дигән соравына, мин уйлап та тормыйча: «Әйе!» — дип җавап бирдем. Әти-әни нәрсә әйтер, туганнар, дуслар, уку белән ничек булыр — боларның берсен дә күз алдына китереп тормадым.
Аннары гына уйлана башладым… Укырга кирәк, үземә нибары 17 яшь. Ә рәсми рәвештә эшкә урнашу өчен әти-әни рөхсәте кирәк. Нишләргә белми аптырап йөрдем дә, ахыр чиктә әни янына бардым: «Мин театрга эшкә урнаштым, миңа синең рөхсәтең кирәк», — дидем. «Ничек инде урнаштың? Син әле укымадың да бит”, дип гаҗәпләнде әни. Тузынды инде, ничек укырсың, ничек диплом алырсың дип борчылды. Аннан соң спектакльләр чыга башлады, премьера артыннан премьера, рольләр күбәя бара, бөтенесе җыелып килеп карыйлар, сокланалар. Шуннан соң әни дә йомшарып китте инде. Үзенә дә ошый башлады. Ләкин шул ук вакытта укуны да онытырга ярамый, чөнки беренче урында әлегә уку! Белем алмыйча еракларга барып булмый. Барысына да өлгерергә тырышам.

Һәр роль күңелгә якын
- Зур сәхнәгә алып чыкан беренче ролең нинди?
Беренче төп, үзем чыгарган ролем — Зөлфия апа Галиуллина сәхнәгә куйган «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектаклендә Гомәр. Ә аңа кадәр, сезон ачылышы вакытында, мине «Яшь йөрәкләр» спектакленә һәм «Ак калфак» спектакленә ввод итеп керттеләр.
- Эмиль, сиңа кайсы рольләр якынрак: тискәреләреме әллә уңайларымы?
Әлбәттә, минем үземә уңай образлар якынрак. Ләкин тискәре персонажларсыз баланс булмас иде. Чөнки тормышта да бары тик яхшылык кына була алмый. Яхшылыкның асылы ныграк күренсен өчен, кайчакта начар образы да кирәк. Алар бер-берсеннән башка яши алмый. Үсеш булсын өчен артист бертөрле генә рольләр уйнарга тиеш тә түгел.
Кызыклы да, катлаулы да рольләрнең берсе — “Без – 41 нче ел балалары”нда Пермяков образы.
Зөлфәт Закиров куйган “Галиҗәнап ӘртислӘр” спектаклендәге Данил ролен дә яратам. Кайберәүләр аны башта «дурачок» дип кабул итә. Әмма ул алай гына түгел: аның да үз акылы, үз эчке дөньясы, үз фикерләве бар.
Тәрбияче апа балаларын ияртеп йөрткән кебек, минем дә һәр ролем үзем белән күңел түрендә йөри, һәрберсе якын миңа.

Тормышка елмаеп карап
- Әгәр артист һөнәрен сайламаган булсаң, үзеңне кем итеп күрер идең син?
Кем генә булырга уйламаган идем инде мин: врач та, пешекче дә, очучы да буласы килгән иде. Берәр администрациядә яки мэриядә җитәкче, мэр яки глава булыр идем мин. Шундый юнәлешкә тартылыр идем.
- Артистлар арасында «Эмиль елмаю» дигән сүз йөри. Бу синең эчке халәтеңнең чагылышымы?
Шәүкәт Галиев язганча, «Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез»... Файдасы бар бит аның. Еларга, маңгай җыерып йөрергә гел вакыт табыла ул. Ә менә елмая белергә кирәк бүгенге көндә. “Әлдермештән Әлмәндәр”дә, Әлмәндәр Әҗәлгә әйтә бит: «Мин дә елмаям, минем елмаюымны күреп башкалар да елмая. Шуннан соң минем бу дөньяда ничек инде кирәгем булмасын?». Менә шулай, елмаерга кирәк. Чынлап та, елмаеп тормышка, дөньяга ямь китерәсең!
- Буш вакытларыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?
Буш вакытны табу җиңел түгел, ләкин мин аны мөмкин кадәр үз үсешемә багышларга тырышам. Актерлык осталыгы буенча китаплар укыйм, төрле техник күнегүләр эшлим.
Гармунда, баянда һәм пианинода уйнарга өйрәнәм. Шулай ук актерлык һөнәренең һәр юнәлеше белән кызыксынам — сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, вокал, пластика кебек юнәлешләргә аерым игътибар итәм. Вакыт булганда табигатькә чыгып, гөмбә җыярга да яратам. Ә балыкка сирәгрәк кенә, әти белән бергә төшәбез. Башка театрларның спектакльләренә йөрергә тырышам.

Киләчәккә матур өметләр белән
- Киләчәк тормышыңны син үзең ничек күзаллыйсың? Кәләш сайлаганда нәрсәгә игътибар итәчәксең?
Мин үземә матур киләчәк күзаллыйм: артык ярлы да түгел, артык бай да түгел, ә тыныч һәм уртача хәлле тормыш. Гаилә корып, өч-дүрт бала үстерү насыйп булсын иде — Ходай күпме бирә инде.
Сәнгать кешесе белән яшәү авыррак. Мин бүген өйдә, иртәгә бөтенләй икенче шәһәрдә, өченче көнне мин төнгә генә кайтам. Минем хатыным менә шуны аңлый торган, терәк була торган кеше булыр дип уйлыйм. Балаларым исә минем дәвамчыларым булып, ата-ана телен, әби-бабай йолаларын белеп үсәрләр.
- Эмиль, бүгенге көндә үзеңә нинди киңәш бирер идең?
Бирешмә дияр идем үземә! Беркайчан да бирешмә! Кешене тыңла, үзеңчә эшлә. Алга бар, үз юлыңны, сукмагыңны сал! Беркайчан да читкә тайпылма. Бер адым артка чигенгәннән соң, 2-3 адым алга атларлык булсын!
- Куйган максатларыңа ирешергә насыйп булсын, Эмиль.
Әңгәмәдәш – Айсылу Шакирова
Нет комментариев