Татар авылларында борынгыдан килгән һәм бүген дә популяр булган күркәм йолаларның берсе — Урам бәйрәме. Күптән түгел Биклән авылының Әхмәтшин урамында нәкъ менә шундый матур, дуслык һәм татулык мохитендә үткән зур чара оештырылды, дип хәбәр итә Лилия Сахбеева.
Бер урамда яшәүчеләрне генә түгел, ә бөтен авыл халкын берләштергән бу бәйрәм күпләрнең күңелендә озак сакланыр әле. Бәйрәмгә башка урамнардан да күпләп халык җыелды. Тантана дуслыкны, бердәмлекне ныгыту һәм үзара тыгыз аралашуны җанландыру өчен менә дигән сылтау булды. Программа җырлы-моңлы уеннар, дәртле биюләр һәм кызыклы сорау-җавап бәйгеләре белән үрелеп барды. Оештыручылар балаларны да онытмаган иде: алар өчен аерым уеннар һәм күңел ачу мәйданчыклары әзерләнде.
Чараның иң мөһим һәм күңелле өлеше — уртак өстәл янына җыелу булды. Сый-хөрмәт тулы өстәл кырыенда, самоварда кайнаган мәтрүшкәле чәй эчеп, авылдашлар чын күңелдән әңгәмә корды. Табынга һәркем үзе пешереп алып килгән сыен куйды: кайнар коймак, алма пирогы, җимеш бәлеше һәм, әлбәттә, милли сыйыбыз — чәкчәк өстәлгә аеруча ямь бирде.
Бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештыруда булышкан һәм матди ярдәм күрсәткән Әхмәтшин урамы кешеләренә — Сөләймановлар, Ширгазиннар, Рязановлар, Галиевлар, Арслановлар һәм Кәримуллаевлар гаиләләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Шулай ук барлык эшләрдә дә башлап йөргән, зур активлык күрсәткән авылдашыбыз Фирия Гариповага мең рәхмәт!
Әхмәтшин урамы быелгы «Урам бәйрәме» эстафетасын лаеклы төстә уздырды һәм аны чираттагы урамнарга тапшырды. Бердәм булыйк, бергә булыйк, хөрмәтле авылдашлар!
Нет комментариев