Калмиядә «Варенье Шоу» бәйрәме үтте
Мәдәният

Калмиядә «Варенье Шоу» бәйрәме үтте

Калмия авылының мәдәният йорты бакчасында көзге сулышлы, әмма искиткеч җылы мохиттә «Варенье Шоу» дип аталган традицион кайнатма бәйрәме оештырылды. Бу хакта Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова хәбәр итә.

Көн бераз салкынча һәм аяз булу сәбәпле, чарага авылның иң актив, иң тугры һәм зур йөрәкле халкы гына җыелды. Салкын һава торышы авылдашларның күңел җылысына берничек тә комачаулый алмады. Бәйрәм кунаклары кайнап торган самовар чәе, кайнатмалар һәм тәмле коймаклар белән сыйланды.

Ишегалдында махсус әзерләнгән гүзәл фотозона эшли иде. Очрашу барышында җырлар яңгырады, катнашучылар кызыклы табышмаклар чиште һәм милли уеннарда көч сынашты.

Калмиянең моңлы сандугачлары — җырчы кызлар бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Оештыручылар барлык катнашучыларга, аеруча авылның чын күрке булган Хәния апа Гәрәевага тирән рәхмәтләрен белдерә. Ул бар җиргә дә өлгерә: чигә, тегә, тәмле итеп пешерә һәм һәр чараның уртасында кайнап яши. Шулай ук бәйрәмне хөрмәт итеп, аның башыннан ук авылдашлары янында булган СВО ветераны, утны-суны кичкән авыл җитәкчесе Радик Робертовичка да зур рәхмәт сүзләре җиткерелде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев