Тукай районында балалар өчен өч көнлек үзенчәлекле сәяхәт узды. Анда Алабуга, Тукай районы, Чаллы, Казан һәм Зәйдән килгән 33 бала катнашты. Чараны Круглое Поленың «Газизулла» мәчете һәм Алабуганың Җәмигъ мәчете оештырды.
Кайда иман, бердәмлек һәм җылылык бар — анда авылның да яме, яшәеше бар. Круглое Поле авылының “Газизулла” мәчете дә әнә шундый рухи үзәкләрнең берсе. Ул халыкны намазга гына җыеп калмыйча, кешеләрне аралашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм игелекле гамәлләр кылырга өнди.
Бүген мәчет авыл халкын берләштергән, төрле буын вәкилләрен туплаган җылы учакка әйләнгән. Рамазан аенда биредә ифтар мәҗлесләре уздырыла, Ураза һәм Корбан гаетләрендә бәйрәм чаралары оештырыла. Мәчеттә мәрхүмнәрне соңгы юлга озату, бала туу уңаеннан гаилә чаралары үткәрү дә матур традициягә әйләнгән.
Балалар өчен дә ишекләр ачык
Мәчетнең тормышында яшь буынга аерым урын бирелә. Җәйге каникул вакытында балалар өчен лагерь һәм төрле чаралар оештырылып, аларга ислам дине нигезләре, әхлак һәм тәрбия турында белем бирелә, мастер-класслар үткәрелә.
Бу юнәлештә быел да балалар өчен үзенчәлекле программа әзерләнгән. 21–23 августта Тукай районы мөхтәсибәтенең «Газизулла» мәчете һәм Алабуга шәһәре Җәмигъ мәчете берлектә өч көнлек сәяхәт оештырды. Анда Алабуга, Тукай районы, Яр Чаллы, Казан һәм Зәйдән 33 бала катнашты.
Өч көн дәвамында балаларны маҗараларга бай программа көтте. Алар электричкада һәм елга трамваенда сәяхәт итте, җирлектә ориентлашып, 13 чакрымлык җәяүле маршрут узды. Палаткалы лагерьда яшәп, көймә һәм катамаранда йөрделәр, учак якты, утын әзерләделәр, ашарга пешерделәр. Балалар җәядән ату осталыгын сынады, махсус иминлек җиһазлары ярдәмендә агачка менү күнекмәләрен дә үзләштерде.
Сәяхәттә рухи тәрбиягә дә урын бирелде
Чараның максаты күңел ачу белән генә чикләнмәгән. Балаларның рухи һәм ватанпәрвәрлек тәрбиясенә дә зур игътибар бирелә. Хәзер Мәүлид ае барган чорда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең тормышы, күркәм холкы һәм нәсыйхәтләре аеруча еш искә алына. Сәяхәт дәвамында да Аллаһның Рәсүле ﷺнең хәдисләре һәм үгет-нәсыйхәтләре балалар белән әңгәмәләрнең мөһим өлешен тәшкил итте.
Сәяхәтне Алабуга шәһәре Җәмигъ мәчете имамы Рәнис хәзрәт Сөнгатуллин, «Газизулла» мәчете имам-хатыйбы Рәфгать хәзрәт Гәрәев һәм туризм буенча спорт мастерлыгына кандидат Айнур Гәрәев җитәкләде.
Балалар өчен Яр Чаллы шәһәренең 72нче янгын-коткару бүлеге каравыл башлыгы ярдәмчесе Камил Равил улы Ганиев катнашында да файдалы мастер-класс үткәрелде. Ул балаларны янгын сүндерүчеләр хезмәтенең үзенчәлекләре белән таныштырып, махсус киемнәр һәм шәхси саклану чаралары турында сөйләде.
Өч көнлек сәяхәт ахырында балаларга оештыручылардан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әмма иң зур бүләк — яңа тәҗрибә, дуслар һәм онытылмас хатирәләр булды. Сәяхәт барышында балалар мөстәкыйльлеккә, бер-берсенә ярдәм итәргә, җаваплылыкка һәм табигатькә сакчыл карарга өйрәнде.
Кайткач та балаларның сәяхәт тәэсирләре озакка сузылды — алар инде чираттагы шундый чараның кайчан булачагын кызыксынып сорый башлады. Бу исә мәчетнең яшьләр өчен рухи тәрбия урыны гына түгел, ә аралашу, белем алу һәм төрле күнекмәләр үзләштерү мәйданына әверелүен күрсәтә.
Нет комментариев