30 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Хокук бозучыларның күпчелегенә штрафларын ике мәртәбә арттырып түләргә туры килгән
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штраф карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Аны вакытында түләмәү штраф суммасы икеләтә артуга, 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуга, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылуга китерә. Узган ел район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 500гә якын машина йөртүче штрафын вакытында түләмәгән...
-
Интернеттан файдалану отышлы
Административ штрафлар турында мәгълүматны www.gibdd.ru, www.gosuslugi.ru, www.uslugi.tatarstan.ru сайтларыннан белергә мөмкин. Шулай ук электрон почтага килә торган итеп көйләргә дә була. Моның өчен www.gibdd.tatarstan.ru сайтында «В помощь водителю» бүлегеннән файдаланырга мөмкин. Түләүне дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС ГМП) белән хезмәттәшлек итүче банк аша башкарырга кирәк. Түләү барып...
-
Прокуратура мәктәптә тарихи дәрес үткәрә
Район прокуратурасы Нюрнбергтагы халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгы уңаеннан Бәтке авылы мәктәбендә ачык дәрес үткәрде. Прокуратура хезмәткәре Рөстәм Яхин Германиянең иң зур хәрби җинаятьчеләрен хөкем иткән суд процессы турында сөйләде, Нюрнберг вакыйгасының нацизмны тулысынча бетерүдә зур роль уйнаганын билгеләп үтте. Балалар чыгышны бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, фикер алыштылар. Соңыннан...
-
Бер батырлык тарихы
22 гыйнварда Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янында «Батырлык гасырларда яшәр» дигән якташыбыз гвардия өлкән лейтенанты Валерий Викторович Пучининның Чечнядагы бәрелешләрдә һәлак булган көненә багышланган митинг үткәрделәр. Анда «Лебедушка» балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм балалар, урта мәктәп укучылары, авылның инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов, хәрби...
-
Чаллыга “Йолдызлар фабрикасы” кунакка килде (фото)
28 нче гыйнвар көнне Яр Чаллыга Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай премиясе Лауреаты, профессор Венера Ганиева җитәкчелегендәге "Йолдызлар фабрикасы" килде. Алар Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы тамашачыларына зур программалы концерт тәкъдим иттеләр. В.Ганиева тырышлыгы белән гамәлгә ашырылган әлеге проект республикабызда бердәнбер һәм ул республика сәнгать сөючеләренә берсеннән-берсе зәвыклы, сәләтле...
-
Егерме көн эчендә түләп калырга ашыгыгыз
Район ЮХИДИ бүлеге 2016 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән штрафларны түләүгә кергән үзгәрешләр хакында искә төшерә. Административ җаваплылыкка тарту турындагы карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә өлгерсә, хәзер машина йөртүче билгеләнгән сумманың яртысын гына түли. Ләкин үзгәреш КоАПның түбәндәге маддәләренә кагылмый: 12. маддәнең 1.1 өлеше -...
-
Күпкырлы асылташны хәтерләтә Абдуллиннар гаиләсе
Күпкырлы сәләткә ия шәхесләр белән аралашуы, әңгәмә коруы бигрәк кызыклы һәм күңелле. Ә инде тулаем бер гаилә шундый шәхесләрдән торса, бу икеләтә кызыклы. Яңа поселогында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе нәкъ шундыйларның берсе. Бу искиткеч гаилә белән күрешү насыйп булды миңа.
-
Хайваннар дөньясын саклау буенча идарә башлагы кабул итә
ТР Хайваннар дөньясын саклау буенча район (районара) идарәсе башлыгы Павел Борисович Яцук һәр атнаның дүшәмбесендә 10.00-14.00 сәгатьләрдә тукайлыларны кабул итә. Бу өлкәдә сораулары булган райондашлар хакимият бинасына (Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт) 118нче кабинетка мөрәҗәгать итә ала.