Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Егерме көн эчендә түләп калырга ашыгыгыз

Район ЮХИДИ бүлеге 2016 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән штрафларны түләүгә кергән үзгәрешләр хакында искә төшерә. Административ җаваплылыкка тарту турындагы карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә өлгерсә, хәзер машина йөртүче билгеләнгән сумманың яртысын гына түли. Ләкин үзгәреш КоАПның түбәндәге маддәләренә кагылмый: 12. маддәнең 1.1 өлеше -...

Район ЮХИДИ бүлеге 2016 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән штрафларны түләүгә кергән үзгәрешләр хакында искә төшерә. Административ җаваплылыкка тарту турындагы карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә өлгерсә, хәзер машина йөртүче билгеләнгән сумманың яртысын гына түли.

Ләкин үзгәреш КоАПның түбәндәге маддәләренә кагылмый:

12. маддәнең 1.1 өлеше - тиешенчә теркәлмәгән транспорт белән икенче мәртәбә идарә итү;

12. маддә - исерек килеш машина йөртү яки рульне эчкән кешегә бирү;

12.9 маддәнең 6 һәм 7 өлеше - тизлекне тиешледән 40 км/сәгатьтән күбрәккә арттырып икенче мәртәбә эләгү;

12.2 маддәнең 3 өлеше - светофорның кызыл утына яки регулировщикның тыю сигналына икенче мәртәбә чыгу;

12.15 маддәнең 5 өлеше - ярамаган урында каршы юнәлештәге полосадан яки каршы юнәлештәге трамвай юлыннан барып икенче мәртәбә эләгү;

12.16 маддәнең 3.1 өлеше - бер юнәлешле юлдан икенче мәртәбә каршыга хәрәкәт итү;

12.24 маддә - юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү яки транспорт чарасыннан файдалану таләпләрен бозу аркасында кеше сәламәтлегенә җиңелчә яки авыр зыян китерү;

12.26 маддә - машина йөртүченең алкоголь куллануны ачыклаучы медицина тикшерүеннән баш тартуы;

12.27 маддәнең 3 өлеше - юл-транспорт һәлакәтеннән соң яки полиция хезмәткәре автомобильне туктатканнан соң, машина йөртүченең медицина тикшерүенә кадәр алкогольле эчемлекләр, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануы.

Административ штрафны билгеләү турындагы карарның үтәлеше судья, карар чыгарган орган яки вазифадагы зат тарафыннан кичектерелсә яки бүлеп түләү шарты куелса, штраф тулы күләмдә түләнә.

Фото чыганагы :petrogazeta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев