Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Хокук бозучыларның күпчелегенә штрафларын ике мәртәбә арттырып түләргә туры килгән

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штраф карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Аны вакытында түләмәү штраф суммасы икеләтә артуга, 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуга, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылуга китерә. Узган ел район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 500гә якын машина йөртүче штрафын вакытында түләмәгән...

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штраф карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Аны вакытында түләмәү штраф суммасы икеләтә артуга, 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуга, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылуга китерә.

Узган ел район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 500гә якын машина йөртүче штрафын вакытында түләмәгән өчен җавапка тартылган. Аларның биштән берен суд кулга алырга, тагын биштән берен мәҗбүри эшләргә тартырга, калган өлешенә штрафны икеләтә түләтергә дигән карар чыгарган.

ЮХИДИ бүлеге суд приставлары хезмәте белән тыгыз бәйләнештә эшли. Мәгълүматларның бердәм базасы хокук бозучыларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Россия Федерациясе чикләреннән чыгуны тыю, транспортны арестка алу, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калу һәм башка шундый җәзаларга дучар булмас өчен, ЮХИДИ хезмәте штрафларны вакытында түләргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев