Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чаллыга “Йолдызлар фабрикасы” кунакка килде (фото)

28 нче гыйнвар көнне Яр Чаллыга Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай премиясе Лауреаты, профессор Венера Ганиева җитәкчелегендәге "Йолдызлар фабрикасы" килде. Алар Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы тамашачыларына зур программалы концерт тәкъдим иттеләр. В.Ганиева тырышлыгы белән гамәлгә ашырылган әлеге проект республикабызда бердәнбер һәм ул республика сәнгать сөючеләренә берсеннән-берсе зәвыклы, сәләтле...

28 нче гыйнвар көнне Яр Чаллыга Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай премиясе Лауреаты, профессор Венера Ганиева җитәкчелегендәге "Йолдызлар фабрикасы" килде. Алар Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы тамашачыларына зур программалы концерт тәкъдим иттеләр. В.Ганиева тырышлыгы белән гамәлгә ашырылган әлеге проект республикабызда бердәнбер һәм ул республика сәнгать сөючеләренә берсеннән-берсе зәвыклы, сәләтле җырчылар әзерли.

-Әлеге "Йолдызлар фабрикасына" җырчылар Казан сәнгать һәм мәдәният институтында укучы студентлар арасыннан сайлап алына. Алар монда чын сәнгать, зәвык мәктәбе уза. Минем шәкертләр "Татар моңы", Р.Ваһапов исемендәге мәртәбәле Фестивальләрдә, исәпсез-хисапсыз конкурс-бәйгеләрдә катнаша, уңышларга ирешә. Алар белән мин бик тә горурланам. Фабрикадан чыккан шәкертләрем арасында югары исемнәргә ирешкән: Марсель Вәгыйзов, Лилия Муллагалиева, Алинә Шәрипҗанова, Алинә Сәфиуллина, Раяз Фасихов, Мәликә, Виталий Захаров һ.б. җырчылар бүген тулы заллар җыеп халыкны ял иттерәләр,-диде җырчы-профессор. Бу юлы да сәхнәдән яңа исемнәр яңгырады, гаҗәеп моңлы тавышлар, сихри моңнар түгелде. Концерт җырчыларга багышланган матур шигъри юллар белән үрелеп барды. Халкыбызның моңлы сандугачы В.Ганиева тамашачыны тагын бер үзенчәлекле сәләте - сөйләм осталыгы, юмор хисе, халыкчанлыгы, гадилеге белән әсир итте. Сәхнәгә чыккан һәрбер шәкерте өчен җан атып торуы, аларны ихлас яратуы да тамашачы күзен иркәли, аның әйтеп бетергесез зур эш башкаруы турында сөйли. Һәрбер яшь башкаручының сәхнәгә очраклы гына килеп эләкмәвенә инанасың, һәрбер тавыш үзенчәлекле, моңлы, аңаһле, һәрбер әсәр профессиональ югарылыкта яңгырый. Тамашачы гына түгел зал диварлары да тын гына әлеге моңны "сулый", "чистара".

Концертта Азат Абитов, Илнар Гумеров, Алия Карачурина, Лилиана Газизова, Рәмис Габбазов, Инсаф Бадретдинов кебек яңа исемнәр белән беррәттән, инде Чаллы тамашачысына яхшы ук таныш якташлары: Гөлназ Сабирова, Наил Анасов, шулай ук эстрадада үз урыннарын тапкан җырчылар: Татарстанның атказанган артисткасы Алсу Хәбибуллина һәм Максут Юлдашев чыгышларын тамашачы көчле алкышларга күмде. Соңгы вакытта радио һәм телевидениедән үзенчәлекле тавышы белән меңләгән күңелне әсир иткән Мамадыш кызы Голсирин Абдуллинаның чыгышын халык аерата яратып кабул итте. Аның тавышына искиткеч ятып торган "Кошларым" җырын халык соравы буенча башкарды җырчы кыз. Татар эстрадасы примоданнасы В.Ганиева тамашачыларны үзенең берсеннән-берсе матур, хисле җырлары белән сокландырды. Концерт Тукай районында яшәп иҗат итүче Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә Резеда Ахиярова музыка язган "Йолдызлар фабрикасы гимны" белән тәмамланды. Халык моңлы сандугачын, аның шәкертләрен дәррәү басып алкышлады. Яшь йолдызлар халык һәм мөгәллимнәре алдындагы сынауны әнә шулай уңышлы үтте. Гаҗәеп серле, матур, йолдызлы булды бу кич, дип хәбәр итә Рәзинә Сәетгәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Чаллыга “Йолдызлар фабрикасы” кунакка килде (фото)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев