Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күпкырлы асылташны хәтерләтә Абдуллиннар гаиләсе

Күпкырлы сәләткә ия шәхесләр белән аралашуы, әңгәмә коруы бигрәк кызыклы һәм күңелле. Ә инде тулаем бер гаилә шундый шәхесләрдән торса, бу икеләтә кызыклы. Яңа поселогында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе нәкъ шундыйларның берсе. Бу искиткеч гаилә белән күрешү насыйп булды миңа.

Хезмәт сөйгән халык дан-хөрмәткә лаек

Язмамны гаилә башлыгы, тирә-юньгә оста гармунчы буларак танылган - Рифкать Абдуллиннан башлыйм әле. Рифкать әфәнде чыгышы белән элеккеге Минзәлә районы, хәзерге Тукай районы Ирек Таң авылыннан. Беренче тапкыр 6 яшьтә абыйсының гармунын кулына ала ул. Мунча түбәсендә качып, янәсе, көйләр чыгармакчы була. Ул чакта авылда әлеге уен коралында юньләп уйнаучы булмый, димәк, аны өйрәтер кеше дә булмаган, барысына да үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы белән ирешергә туры килә аңа. Күңеленә бу очкын кайчан салынып калгандыр, сабый кемдә гармун күрә, шуннан көйләр өйрәнеп тә ала. Гармуннан аз гына башы күренеп торган малайны һәрбер кичке уенга чакыра торган булалар. Үсә төшкәч, үзе эшләп тапкан акчага Рифкать үз гармунын сатып ала. Җырга-моңга гашыйк авыл малае Алабуга сәнгать мәктәбенә укырга керергә ниятли, ләкин әнкәсе-әткәсе каршы килү сәбәпле, әлеге ниятне хыялларда гына калдырырга туры килә. Төпчек малай төп өйдә калырга тиеш - ата-ана сүзенә каршы килеп булмый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, күрше авыл - Иске Абдулда урнашкан «Алга» колхозына шофер булып эшкә урнаша яшь егет. Биредә Рифкать әфәнде яңа гына укуын тәмамлап, Тәкермән авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирүче - роза гөле кебек матур Нурия ханым белән таныша. Яшь кызга күз атып йөрүче егетләр шактый булуга карамастан, Рифкать иң тәвәккәле булып чыга - ничек итсә итә, Нурияне үзенә карата. Шулай итеп, матур гына гаилә корып җибәрәләр алар. Гаилә тормышын түгәрәкләндереп беренче уллары дөньяга аваз сала. Көннәр күңелле мәшәкатьләр белән тула. Шулай айлар-еллар үтә, яшь гаилә башка чыга. Яңа поселогына күченеп киләләр. Биредә, икесе дә яшь белгеч буларак, аларга ике бүлмәле фатир бирелә. Рифкать абый «Гигант» совхозына шофер булып урнаша - техника эшенең остасы булган кадрны бик теләп алалар монда. Рифкать әфәнденең машиналар төзәтү остасы булганын белгәч, үтенеч белән килүчеләр саны артканнан-арта. Ул елларда машина ремонтлау белән шөгыльләнүчеләрне бармак белән генә санарлык була. Биредәгеләр Рифкать әфәндене ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итәләр. Ә Нурия ханым балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә керә. Бар яктан да булган ханым барысына да өлгерә - балалар бакчасында да җиң сызганып эшли, өйгә кичкә табан гына кайтса да, өй эшләренә дә өлгерә. Уллары Илфатка биш яшь тулуга, энекәше Илназ туа. Хәзер инде ике бала белән өй эче шау-гөр килә, әти-әниләренең куанычлары эчләренә сыймый. Тагын дүрт елдан соң өченче уллары - Альмир туа. Бу вакытка аларга, хезмәт алдынгысы буларак, зур коттедж бирелә.

Талантлы кеше һәр яктан да талантлы

Беренче күрүдә үк Рифкать әфәнденең энергиясе ташып торган, белемле, югары эрудицияле кеше икәнлеге сизелеп тора. Бик зирәк, акыллы ул. Искиткеч кызыклы әңгәмәдәш, теләсә нинди темага сөйләшеп була аның белән. Яше алтмышка җитсә дә, егетләр кебек, яшь күренә. Байлыкка табынмый, чөнки булганына шөкер итеп яши белә. Әйтәсе килгәнен юмор белән җиткерә. Күңеле матур, бай аның. Ә Рифкать әфәнденең гармуныннан агылган халык көйләре күңелләрне айкый, хисләндерә. Ул уйнаганда аның бөтен гәүдәсе гармун моңына кушылып бөгелә, сыгыла, йөзендә мөлаем елмаю барлыкка килә. «Гармун - гомер юлдашым», - ди ул. Бер бәйрәм дә, мәҗлес тә үзенең гармун моңнары белән ямь өстәгән гармунчы Рифкать агасыз үтми - аның урыны элек-электән түрдә. «Һөнәр һөнәрне арттыра» дигән гыйбарә Рифкать агага атап әйтелгәндәй. Өздереп гармунда уйнау өстенә, ул гармуннарга «гомер» өсти, ул аларны үз куллары белән төзәтә. Бер генә әйбер дә мәңгелек булмаган кебек, музыка кораллары да «картая». Рифкать әфәнде, үзе әйтүенчә, аккордеонда, баянда, төрле гармуннарда күп уйнаганлыктан, төзексезлекләр барлыкка килә икән, үз куллары белән сак кына ачып, төзәтеп тә куя. Ә бу эштә музыканы ишетә белү сәләте булыша аңа. «Минем эш коралларым - яссы табанлы кыскыч, эскәк, җилем, тимер кисәкләре», - ди гармуннарга җан өрү остасы. Таныш-белешләргә дә бик ярап куя әле аның алтын куллары. Гармунчы гармунының «бакаларына» басканнан соң көй чыкмаса, аны төзәтү өчен Рифкать абыйга ашыга. Гармуннар үзләрен хөрмәт итүчеләрне генә «якын күрә», бөтен байлыклары белән шуларга гына ачыла бит. «Чанада утырып барырга яратсаң, аны тартырга да өйрәнергә туры килә. «Хоббием» кемгә дә булса кирәк булса, сөенәм генә», - ди ул. Талантлы кеше һәр яктан да талантлы. Рифкать абый сокланып туя алмаслык кәрҗиннәр дә үрә, үз куллары белән оныкларына бишекләр, кечкенә өстәл-урындыклар да ясый. Чыннан да, әлеге кул белән эшләнгән әйберләргә күз салгач, күз тимәсен дип, як-ягыңа төкереп куясың. Бар бит шундый уңган-булган кешеләр!

Кул эшләрендә күңел җылысы чагыла

Нурия ханымга килгәндә, ул - һәрбер эшне җиренә җиткереп, җаны-тәне белән башкарып чыгучылардан. Һөнәрен бик яратканга, аны бар күңелен куеп башкарган, балаларга белем белән беррәттән җан җылысын да кызганмаган. Гел алга омтылып, һәр эштә дә беренче булырга тырышкан, шуңадыр да ирешкән уңышлары сокланырлык. Ул өйдә дә тик утырмый, бигрәк уңган хуҗабикә, пөхтә, аларның өй эче тулы гөлләр, аш-суны телеңне йотарлык итеп тәмле пешерә. Өй эченең ялт иткән булуы, кергәч үк тәмле аш исләре борынны кытыклавы хуҗабикәнең казанышы булса, абзар-кураларның төзеклеге, андагы тәртип Рифкать аганың тырышлык нәтиҗәсе. Нурия ханым кышкы озын кичләрдә дә, бер кат эшләр беткәннән соң, вакытны ничек уздырырга белми аптырап утырмый - кул эшләре белән шөгыльләнә. Моның белән кешене шаккаттырып буламыни, сатуда бәйләнгән киемнәрнең ниндиләре генә юк, дияр кайберәүләр. Тик бит алар компьютер технологияләре кулланып, махсус станокларда бәйләнгән. Ә Нурия ханым бәйләгән свитерлар, джемперлар, чиккән түбәтәйләр, башлыкларның һәр күзәнәге аның күз нурларын, кулларының җылысын, күңел матурлыгын саклый. «Хатын-кыз бит ул йөзек кашы, әмма тиешле итеп кырлап шомартылса гына (огранка булса) ялтырап, тирә-якка нурын сибә», - ди Нурия ханым. Димәк, Рифкать ага аны матур итеп «кырлап шомарткан» һәм шуңа да Нурия ханымның нурлы йөзеннән елмаю бер дә төшми.

Балаларыбыз - горурлыгыбыз

Мондый акыллы, уңган әти-әнинең балалары да бүтәнчә була алмый - өчесе дә мәктәптә гел бишле-дүртлегә генә укыганнар. Өчесе дә югары белемле, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Менә шундый бар яктан да булдыклы Абдуллиннарның балалары. Аларның уңышларында, һичшиксез, әти-әниләренең өлеше зур - алар үрнәгендә шулай булдыклы булып үскәннәр. «Балаларыбыз - горурлыгыбыз, бүгенгә кадәр бер тапкыр да йөзебезгә кызыллык китергәннәре юк, гел шатландырып кына торалар», - дип сөйләде Нурия ханым. Мондый акыллы балалар тәрбияләүнең сере дә бардыр, уртаклашсагыз иде, дигәч: «Бернинди дә сер юк, беренче чиратта, без аларны хезмәт белән тәрбияләдек - һәр эшне дә бергәләшеп башкара идек. Әлбәттә, олыларны ихтирам итәргә, кемне дә кыерсытмаска өйрәттек, барча мавыгулары белән шөгыльләнергә, үз фикерләрен ачык белдерергә мөмкинлек бирдек, шәхес булып формалашырга комачауламадык», - дип җавап бирде әниләре.

40 ел тормыш cукмагыннан бергә атлыйлар

Менә шулай тормыш корып, балалар үстереп, дүрт дистәгә якын ел узып та киткән. Яныңда аңлый белүче, ярдәм кулы сузарга әзер торучы якын кешең булганда кайгы-хәсрәтләргә каршы торып була. Нурия ханым белән Рифкать әфәнде дә бер-берсенә таяныч булып, иңне-иңгә куеп, аңлашып, бер-берсен ихтирам итеп яшиләр. Хәзерге көндә өч оныклары - гаиләнең иң яраткан, иң шатландырган кадерлеләре. Әби белән бабай аларны яратып туя алмый, әти-әниләре белән кайтканнарын түземсезлек белән көтәләр. Ә инде түзәрлекләре калмаса, үзләре шәһәргә юл тоталар.

Менә шундый бер карашка гади, әмма бүтәннәрдән аермалы гаилә яши Яңа поселогында. Алар соклану һәм горурлану хисе уята, шул хисләр катыш ак көнләшү хисе дә барлыкка килә. Шундый үрнәк гаиләләр татар авылының, безнең милләтнең тоткасы, яшәү өлгесе. Күпкырлы асылташны хәтерләткән бу гаиләгә уңышлар, балалар-оныклар шатлыгы, парлы озын гомер насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев