Яңалыклар
Прокуратура мәктәптә тарихи дәрес үткәрә
Район прокуратурасы Нюрнбергтагы халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгы уңаеннан Бәтке авылы мәктәбендә ачык дәрес үткәрде. Прокуратура хезмәткәре Рөстәм Яхин Германиянең иң зур хәрби җинаятьчеләрен хөкем иткән суд процессы турында сөйләде, Нюрнберг вакыйгасының нацизмны тулысынча бетерүдә зур роль уйнаганын билгеләп үтте. Балалар чыгышны бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, фикер алыштылар. Соңыннан...
Район прокуратурасы Нюрнбергтагы халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгы уңаеннан Бәтке авылы мәктәбендә ачык дәрес үткәрде. Прокуратура хезмәткәре Рөстәм Яхин Германиянең иң зур хәрби җинаятьчеләрен хөкем иткән суд процессы турында сөйләде, Нюрнберг вакыйгасының нацизмны тулысынча бетерүдә зур роль уйнаганын билгеләп үтте. Балалар чыгышны бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, фикер алыштылар. Соңыннан укучыларга «Нюрнберг. 70 елдан соң» дигән фильм да күрсәтелде. Мондый чара башка мәктәпләрдә дә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев