Интернеттан файдалану отышлы
Административ штрафлар турында мәгълүматны www.gibdd.ru, www.gosuslugi.ru, www.uslugi.tatarstan.ru сайтларыннан белергә мөмкин. Шулай ук электрон почтага килә торган итеп көйләргә дә була. Моның өчен www.gibdd.tatarstan.ru сайтында «В помощь водителю» бүлегеннән файдаланырга мөмкин. Түләүне дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС ГМП) белән хезмәттәшлек итүче банк аша башкарырга кирәк. Түләү барып...
Административ штрафлар турында мәгълүматны www.gibdd.ru, www.gosuslugi.ru, www.uslugi.tatarstan.ru сайтларыннан белергә мөмкин. Шулай ук электрон почтага килә торган итеп көйләргә дә була. Моның өчен www.gibdd.tatarstan.ru сайтында «В помощь водителю» бүлегеннән файдаланырга мөмкин.
Түләүне дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС ГМП) белән хезмәттәшлек итүче банк аша башкарырга кирәк. Түләү барып җитсен өчен, акчаны күчерүнең уникаль идентификаторының (УИН) һәм реквизитларының дөрес булуын тикшерү кирәк.
Күп дигәндә 2-3 көннән югарыда күрсәтелгән сайтларда штрафлар буенча бурычлар юкка чыгарга тиеш. Әгәр киресенчә икән, түләүнең ни өчен үтмәвен банк аша ачыкларга кирәк.
Сорауга кредит учреждениесендә ачыклык кертә алмаган очракта район буенча ЮХИДИ бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Монда уникаль идентификатор күрсәтелгән түләү документының күчермәсен алып килү кирәк. Гаризаны карау билгеле бер вакытны ала. Әгәр түләү турындагы квитанция булмаса, гаризаны караган вакытта штраф түләргә бирелгән 60 көн вакыт чыга икән, эш суд приставына да тапшырылырга мөмкин.
Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен район буенча ЮХИДИ бүлеге югарыда күрсәтелгән сайтларга мөмкин кадәр ешрак керергә, штрафларны дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы дәүләт мәгълүмат системасы белән хезмәттәшлек итүче банкларда гына түләргә, транспорт чарасы белән идарә иткәндә түләү турындагы квитанцияләрне үзең белән йөртергә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев