29 май 2026 яңалыклары
-
Татарстанда 14 яшьлек кызның питбайкта йөрүе үлем белән тәмамланган
Бөгелмә районының Иске Исаково авылында балигъ булмаганнар катнашында җитди юл һәлакәте булган. Питбайк белән идарә иткән 14 яшьлек кыз баганага бәрелеп үлгән, 13 яшьлек малай хастаханәгә озатылган.
-
Филүс Каһиров Тукай районы Сабан туенда чыгыш ясаячак
Тукай районының Кызыл Байрак авылында 6 июньдә узачак төп Сабантуй бәйрәменә танылган җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Филүс Каһиров киләчәк.
-
Боерганда Сабантуйга бүләкләр җыялар
«Бүген безнең яраткан Боерган авылында Сабантуй батырлары өчен бүләкләр җыюның иң гүзәл, күңелле һәм дулкынландыргыч йоласы уза», — бу хакта Рәхилә Фәттахова хәбәр итә.
-
«Күрше» фестивале җәйге сезонны ача: Татарстан халкы проектлар өчен 1 миллион сумга кадәр грант ота ала
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылучы һәм күпләрнең күңеленә хуш килгән «Күрше» проекты якты вакыйгалары белән яңадан әйләнеп кайтырга әзер, дип хәбәр итә оештыручылар.
-
Түбән Кама районында юл һәлакәтендә ир-ат һәм бала һәлак булган
Кичә Татарстанның Түбән Кама районында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган: «Лада» автомобиленең 49 яшьлек йөртүчесе, узып китәргә омтылып, каршы як полосага чыккан һәм зур тизлектә BMW машинасына барып бәрелгән.
-
Җәйләү авылында зур Троица бәйрәме оештырылачак
Җәйләү авылында Троица («Тройсын») бәйрәме уңаеннан зур халык уены оештырыла: кунакларны җанлы музыка, күңелле биюләр һәм тәмле пылау көтә.
-
Теләнче-Тамактан Ләйсән Галиева «Сердәш» бәйгесендә җиңү яулады
Теләнче-Тамак мәдәният йортының «Ефәк» вокаль ансамбле солисты Ләйсән Галиева Ринат Гобәйдуллин иҗатына багышланган IX төбәкара «Сердәш» татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә I дәрәҗә Лауреат дипломына лаек булды.
-
Татарстанда талпан энцефалитының беренче очрагы теркәлде
Татарстанда сезон башланганнан бирле талпан вируслы энцефалитының беренче очрагы теркәлгән, ә талпан кадалудан соң меңләгән кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
-
Көнчелек — күңел авыруы
Хак диннән чыгара торган сыйфат бар кешедә. Ул – көнчелек.
-
Балалы гаиләләр өчен салым кайтаруның яңа тәртибе кертелә
Россиядә балалы гаиләләр өчен салымны кире кайтаруның яңа механизмы кертелә. Яңа кагыйдәләр буенча, әти-әни аерым яшәсә дә, икесе дә бер үк вакытта бу түләүне рәсмиләштерә алачак.
-
Болгарда «Хранители» этно-рок фестивале узачак
27 июньдә Болгар шәһәрендә ачык һавада «Хранители» этно-рок фестивале үтәчәк. Чарада ЧИЖ, «Мельница», Нейромонах Феофан, Huun-Huur-Tu һәм башка танылган артистлар чыгыш ясаячак, ә фестивальгә 20 меңнән артык тамашачы килүе көтелә.
-
Бүген республикада кабат яңгырлы һәм җилле көн булачак
Татарстанда 29 майда болытлы һава торышы сакланачак, дип фаразлый синоптиклар.