Көнчелек — күңел авыруы
Хак диннән чыгара торган сыйфат бар кешедә. Ул – көнчелек.
Атабыз Адәм яралтылгач, уң ягында бик күркәм бер затны күргән дә сораган: «Син кем?» Әлеге зат: «Мин – иман», – дигән. «Син минем кай җиремә урнашырсың?» – дигәч, иман: «Кальбеңә», – дип җавап биргән.
Сул ягына караса – бик күңелсез бер затны күргән. «Син кем?» – дигән. Әлеге зат: «Мин – дөнья», – дигән. «Син минем кай җиремә урнашырсың соң?» – дигәч, дөньяда да: «Кальбеңә», – дигән. «Соң анда иман бар бит, сиңа урын юк», – ди икән Атабыз Адәм. «Калебендә мине сөю урнашкан кешедә иманга урын калмас», – дигән дөнья.
Бүген без ашыгабыз, дөнья куабыз. Намаз укырга, дини белем алырга вакытыбыз юк. Ашарга юкмы безнең, кияргә юкмы, торырга өй юкмы? Барысы да бар, тик канәгатьлек юк, чөнки кемнекедер минекеннән күбрәк, артыграк. Көнчелегебездән без кешедә булган байлыкка чыдый алмыйбыз. Кемнәндер узарга, кемнәндер арттырырга тырышып бәргәләнәбез, кабаланабыз.
Кая ашыгабыз?! Әлбәттә, кабергә. Акыллы кеше мәңгелек йортын кайгырта. Әмма көнчелек безне, кешедә булган дөнья зиннәтләренә кызыктырып, Аллаһ кушканнарны үтәргә вакытыбызны калдырмый, хәрамга этәрә, шулай итеп, безне хак диннән яздыра. Көнчелекне җиңәр өчен үлемне еш искә алырга, җеназаларда катнашырга, искә алу табыннарына барырга кирәк. Кем иде, кая китте, үзе белән нәрсәләр алып китте, кемнәргә нинди тәрбия биреп китте?
Күңелеңне Аллаһның зикере белән никадәр күбрәк тутырсаң, дөньяны уйларга урын әзрәк калыр.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, Татарстанның баш казые
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев