29 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Сәламәтлек саклау министры үбешмәскә кушты
Гыйнвар аеның икенче атнасыннан грипп белән чирләүчеләр саны арта башлаган. Шуңа да карамастан, күрсәткечләр эпидемия чигеннән 14 процентка түбәнрәк. Бүгенге көндә авыру очраклары арту - сезон белән бәйле гадәти күренеш. Татарстан Республикасында бүген ОРВИ белән авыручылар саны 16 меңнән арткан. Шуларның күбесе - мәктәп яшендәге һәм алардан кечерәк балалар.
-
Саумы, нигез йорт
Газиз туган йортым! Кыйшая төшкән, коймалары карала башлаган капкаңны ачып эчкә узганчы, алдыңа басып, инәкәем өйрәткән доганы укыйм. Колачыңны җәеп каршылагандай, тәрәзә капкачларын ачып куйгансың. Искерсәң дә, шактый картайсаң да горур үзең, чыдам булгансың.
-
Авылда теркәлгән яшьләр күп, ләкин анда яшәүчеләре һәм эшләүчеләре генә аз
Халык җыеннарының чираттагылары Иске Абдул һәм Сәмәкәй авылларында оештырылды.
-
Райондашыбызга Президентның Котлау хаты тапшырылды
Газетабызда хәбәр ителгәнчә, Күзкәй авылында туып үскән, гомере буе шунда балалар укыткан РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, 16 китап авторы Галимҗан Шакир улы Вәлиев шушы көннәрдә үзенең 95 яшен билгеләп үтте. Галимҗан ага хәзер Түбән Кама шәһәрендә яши. Аксакал остазыбыз зур сөенечен җиткерде, аңа күркәм юбилее уңаеннан...
-
Калмаш халкы селекция-генетика үзәге төзеләме, юкмы икәнен төгәл белергә тели
Калмаш авыл җирлегендә яшәүчеләрне бүген иң нык борчыган мәсьәләләрнең берсе - авылдан дүрт километр гына ераклыкта дуңгызчылык буенча дөньякүләм селекция-генетика үзәге төзелү. Авыл халкы төзелешкә кискен каршы, ул моны ислам кануннарын бозу дип саный, табигатьнең пычрануыннан курка, җитештерүдән чыккан ис эчендә яшәргә теләми. Сишәмбе көнне әлеге җирлектә үткән халык җыенында...
-
Картлар һәм инвалидлар йортында янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар булырга тиеш
Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йорты директоры Фәйрүзә Муллина хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә ясаган чыгышында соңгы вакытта интернатта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибарның артуын билгеләп үтте. Яңа ел алдыннан гына биредә күзәтчелек эшчәнлеге, гадәттән тыш хәлләр хезмәте вәкилләре белән берлектә өйрәнүләр үткәрелгән. Шулай ук күптән түгел ремонт эшләре...
-
Кнәз мәктәбе укучылары Сосновый Бор поселогының яңа хоккей кортында мавыктыргыч уеннарда катнашты
Узган якшәмбедә Сосновый Бор поселогынының яңа төзелгән хоккей кортында үзенчәлекле чара үтте. Ул көнне балалар бергәләп тимераякларда шудылар, хоккей уйнау буенча ярыштылар, төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар. Ярышларда Кнәз мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары актив булды. Уеннарны алар халыкара кышкы спорт төрләре көненә, икенче төрле әйткәндә, кар көненә багышлап үткәрделәр.