28 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Көрәшчеләребез кайда да сынатмый
23-24 сентябрь көннәрендә Арча шәһәрендә Федерация Кубогына Татарстан Республикасының команда беренчелеге булып үтте. Анда көрәш ярышлары буенча 1998-1999 елгы егетләр көч сынашты. Әлеге ярышларда район егетләре, 29 команда арасында, IV урын яулады. Яшь көрәшче егетләрнең тренеры - Марат Мөхәммәдиев. Алга таба да яңа җиңүләр яулауларын теләп калабыз!
-
Бәткедә «тәмле» мастер-класс үткәрделәр
Кызыклы һәм файдалы мастер-класслар уздыру Бәтке мәдәният йортында матур традициягә керде. Ләкин балаларга һәм үсмерләргә аларның үзләре татып карый ала торганнары - «тәмле»ләре аеруча ошый. «Бу юлы без бәрәңге коймаклары пешердек. Әзерләгән ризыгыбыз белән дусларны да сыйладык», - дип тәэсирләре белән уртаклаша мәдәният йорты директоры Марина Орлова.
-
«Куркынычсызлык атнасы» бара
Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау, куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан РФ Мәгариф һәм министрлыгының балаларның хокукларын яклау буенча дәүләт сәясәте департаменты һәм ЮХИДИ хезмәте 26-30 сентябрьдә «Куркынычсызлык атнасы» акциясе үткәрә. Бу көннәрдә районның мәгариф учреждениеләрендә укучыларның куркынычсызлыгын саклауга аерым игътибар булачак, әлеге темага әти-әниләр, балалар белән әңгәмәләр үткәреләчәк, лекцияләр укылачак, дип белдерә...
-
Милек салымын түләү вакыты – 1 декабрьгә кадәр
Федераль закон нигезендә (23 ноябрь 2015 ел, №320-ФЗ) физик затлар өчен 2015 елгы милек салымнарын (җир, транспорт һәм физик затлар өчен милек салымы) түләү вакыты 1 декабрьгә кадәр дип билгеләнде.
-
Районда гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча махсус дәресләр үтте
Биклән авылында дәрестә гражданлык оборонасы өлкәсендә чараларны планлаштыру буенча документлар булдыру, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү, эвакуация-кабул итү пунктларын әзерләү буенча Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрен гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы урынбасары Наил Гәрәев чыгыш ясады. Шулай ук Биклән авылының мәктәбе...
-
Ярминкә – авыл кешеләренең үз базары
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә халык ел саен күпләп йөри. Үткән шимбәдә ЗЯБ бистәсенең Сарман трактында иртән үк сәүдә рәтләре тезелеп киткән иде. Урамда, әбиләр чуагына хас, рәхәт, җылы, кояшлы һава торышы, шунлыктан һәм мондагы муллыктан кешеләрнең дә кәефләре күтәренке. Сәүдә рәтләре буенча үз товарларын мактап-мактап сатучылар, әйберләрне бераз гына төшертеп булса...
-
Туфрак эшкәртү эшләрен арттыру бурычы куелды
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда туфрак эшкәртү эшләре 68 процентка башкарылган. Пландагы 56749 гектар мәйданның 38550 гектары тулысынча эшкәртелгән. Хакимияттә узган атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев авыл хуҗалыгы предприятиеләренә туфрак эшкәртү эшләрен арттыру бурычын куйды. Шулай ук районда орлыкка кукуруз алу эшләре башланды....
-
Рәхмәт хатлары тапшырылды
Хакимияттә узган атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев намуслы хезмәте өчен район территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Гөлсирә Ларинага һәм «Ивушка» бакчачылык ширкате рәисе Олег Никошновка гражданнар хакына эшләгән уңай эшләре өчен үз исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
-
Сайлауларда күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тукайлыларга 18 сентябрь көнне узган сайлауларда күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәтен белдереп, телеграмма юллады. Анда мондый юллар бар: - 18 сентябрьдә сайлауларга килүегез, Дәүләт Думасының яңа составы өчен тавыш бирүегез өчен рәхмәтемне белдерәм. «Бердәм Россия» партиясе һәм шәхсән минем үзем өчен тавыш биргәннәргә...