Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ярминкә – авыл кешеләренең үз базары

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә халык ел саен күпләп йөри. Үткән шимбәдә ЗЯБ бистәсенең Сарман трактында иртән үк сәүдә рәтләре тезелеп киткән иде. Урамда, әбиләр чуагына хас, рәхәт, җылы, кояшлы һава торышы, шунлыктан һәм мондагы муллыктан кешеләрнең дә кәефләре күтәренке. Сәүдә рәтләре буенча үз товарларын мактап-мактап сатучылар, әйберләрне бераз гына төшертеп булса...

Нәрсә генә сатмыйлар монда?! Иң элек бәрәңге, суган, чөгендер сатып торучылар рәтеннән уздым. Биредә Актаныш, Минзәлә, Алабуга ише күрше районнардан кала Мамадыштан, Азнакайдан, шулай ук үзебезнең районнан килгән сатучылар бар иде. Икенче икмәкне 10 сумга сатучылар янында күпләп кеше җыелган. Араларында бәрәңгене капчык-капчык алучыларны да күрдем. Ярминкәдә чөгендерне 12 сумга, сарымсакның килограммын 250-300гә, суганны исә 15 сумга, ә чәчүлек суганны 120дән сатып алырга була иде.

Алга таба китәм. Ярминкәдә иң күп сатылучы икенче бер ризыкларга - ит һәм бал рәтләренә тукталам. Итнең каян китерелүенә, аның төре, түшкәнең кайсы өлеше сатылуына карап бәясе дә төрле. Куян итенең бер килограммын 400 сумга, ат итен 250дән, сарыкларныкын - 350дән, сыер итенең килограммын - 250-320дән, дуңгызныкын - 220-270 сумнан саттылар бу көнне ярминкәдә. Ә менә кош итен биредә төрледән-төрле бәягә табарга мөмкин иде. Әйтик, мин күркә итенең килограммын 300-350 сумга, казларны 400-450, үрдәкләрне - 350-400, тавыкларны - 200-230 сумга сатучыларны очраттым.

- Мондый ярминкәләргә икенче ел рәттән килүем. Үткән атнада, кызганычка каршы, чыга алмадым. Бүген исә, шатланып, ярминкәгә килдем. Аллага шөкер, сату бара. Тавыкларны да, үрдәк-казларымны да алдылар. Моннан тыш кош-кортның эчке әгъзаларын бәлешкә дип алалар. Бүген әле «антоновка» сортлы алманың чиләген 100 сумнан, баланны 150 сумга сатарга куйдым. Мондый ярминкәләр, әлбәттә, бик кирәк. Бөтен продукцияне сатып бетерәбез. Безгә - керем, ә шәһәр кешесенә - чиста ризык. Әйбәт бит инде! Ярминкәләр булып торсын иде әле, - дип сөйләде миңа Яңа Мусабай авылыннан килгән Миләүшә Борисова. Ул да булмады, Миләүшә ханым янына кеше җыелды. Мин торган арада бер чиләк алмасы белән баланны алып та киттеләр.

- Ярминкәләрне шулай Сарман трактында оештыра башлаганнан бирле, тормыш иптәшем белән бергә, монда киләбез. Үзебез күпләп тавык, казлар, үрдәкләр, моннан тыш үрдәк-казлар асрыйбыз. Үрдәк-казның ите аеруча да тәмле. Ул майлы түгел, ите дә йомшак була. Моннан тыш сатуга каймаклар да алып килдем. Аллага шөкер, зарланырлык түгел. Сату бара, - ди Теләнче Тамак авылыннан килгән Рәзинә апа Нәбиуллина.

Мин рәтләр буенча алга таба барам, күзәтүемне дәвам итәм. Халык күп җыелган, кыстый-кыстый нәрсә саталар икән дисәм, төрледән-төрле балыклар икән. Чуртан балыгын 135 сумга, синец дигәнен - 80, табан балыгын - 90-100, сазанны - 180, җәен балыгын - 180, алабуганы - 230 сумга тәкъдим итәләр иде. «Ел саен балыкны ияләшкән бер кешедән алабыз. Балыклары да тәмле, майлы, «свежий» була, кайту белән кыздырып ашыйбыз», - диде чиратта торучы ханым.

Киләсе тукталышым - татлыдан-татлы, хуш исле бал савытлары тезелгән өстәлләр булды. Балның нинди төрлесе генә юк. Юкә, чәчәк, карабодай балы, төренә карап, өч литрын 900-1400 сумга сатып алырга була иде. Кечкенә генә савытларга салып, сатучыларны да очраттым. Бал икмәген (перга), прополисны, карабодай балын бергә кушып ясалган махсус яңа төрле балны (кечкенә савытта) 250 сумга сатып алырга була иде. Мин торган җирдә чират шактый җыелган иде. Сатучысы да балларын тәмле теле белән мактап кына тора. Кирәк икән, балны кабып карарга да бирә. Яшермим, баллары искиткеч хуш исле, баллы-тәмле иде.

Рәтләр буенча алга таба барам. Күзем бер олы гына өстәл буенда мунча себеркеләре, мәтрүшкәләр сатып торучыларга төште. Сатып алучыларга алар мәтрүшкәнең бер бәйләмен 50 сумга, гөлҗимешнең кечкенә чиләген 100 сумга, каен себеркесен - 50, имәннекен 70 сумга тәкъдим иттеләр. Яннарыннан узганда тәмле урман исе борынны кытыклады. Шуңадыр, бәлки, сатып алучылар да күпләп җыелган иде.

Моннан тыш ярминкәдә ак майны 200-320 сумга, йомырканың дистәсен - 55кә, мүк җиләгенең килограммын 250 сумга, караҗиләкне - 280, нарат җиләген - 240 сумга сатып алырга була иде. Күпләп төрледән-төрле җиләк-җимешләрнең, яшелчәләрнең, агачларның үрентеләрен дә сатучылар очрады юлымда. Яшелчәләр дигәннән, петрушка, укроп ише яшел үләннәрне 20 сумга, кыярны 60-70тән, помидорны - 20-50 сумга бирәләр иде.

Инде кайтыр юлга борылган идем, эре хәрефләр белән «Тукай районы. Бордыбаш авылы. Борһанов шәхси хуҗалыгы» дип язылган баннерга юлыктым. Районда Борһановлар гаиләсен белмәүчеләр сирәктер ул. Гаилә башлыгы Илдус әфәнде Борһанов сөйләвенчә, алар үзләренең хуҗалыкларында ел саен 25ләп үгез, 300ләп каз, 10га якын ат асрыйлар икән.

- Ярминкәләр кирәк. Бу хәтле продукцияне, итне ничек итеп сатып бетермәк кирәк?! Ел саен авыл хуҗалыгы ярминкәләренә киләбез. Халык күпләп йөри, сату да бара. Итнең төренә карап, төрле бәя куйдык. Аллага шөкер, үзебезнең даими сатып алучыларыбыз да бар, - диделәр миңа беравыздан Эльмира белән Илдус Борһановлар.

Мин дә, ярминкәдән уңай тәэсирләр алып, кайтыр юлга чыктым. Халык әле мәш килеп сәүдә рәтләре буенча йөри иде. Мондый ярминкәләр әле декабрь аена кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев