24 июнь 2016 яңалыклары
-
Яңа поселогы мәдәният йортында “Истәлекләр дөньясында” исеме астында хәтер көне үтте
Яңа поселогы мәдәният йорты Хезмәткәрләре 22 июнь көнне билгеләп үтте. .Мәдәният йортында бик матур "Хәтирәләр яңарганда "- дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. Ул күргәзмәдә сугыш ветераннарының , барлык тыл ветераннарының аерым фотоальбомнары , гомер юллары турында язмалар, Хәтер китаплары , сугышта һәм сугыштан соң алган орден- медальләренең фоторәсемнәре куелган иде....
-
Сугыш корбаннарын искә алып шәмнәр яндырдылар, һәйкәлләргә чәчәк салдылар
Кнәз авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы башлану - Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» дип исемләнгән митинг уздырылды. Биредә район эчке эшләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе, отставкадагы полковник Роберт Мулләхмәтов, Кнәз авыл жирлеге ветераннар советы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, солдатларның тол хатыннары, шулай ук Кнәз авыл җирлеге халкы катнашты....
-
«Бизнес класс» проектында катнашырга чакырабыз
«Google» компаниясенең һәм «Россия Саклык банкы»ның «Бизнес класс» проекты эшли башлады, дип хәбәр итә район Башкарма комитеты. Эшмәкәрләрне, шулай ук үз эшен башлауга теләк белдерүчеләрне әлеге проектта катнашырга чакырабыз. Проект турында тулырак www.business-class.pro сайтында.
-
Су буенда сак булыгыз
Кояш кыздырган саен сулыкларда ял итүчеләрнең саны арта. Кызганычка каршы, җәйге чорда елга, күлләрдә бату очраклары күп теркәлә. 22 июнь көнне республикада тагын бер фаҗигале хәл теркәлде - Мамадыш районының Зур Шия авылында яшәүче малай буада батып үлде. Кечкенә малай авыл янындагы буада су коенып чыгарга уйлый. Ярдан ике метр...
-
Азык звеносы өлгер эшли
Ямь-яшел кипкән бәрән печәнендә кызарып пешкән җир җиләге һәм бөтнек исе аңкый. Шундый печән өемендә хыялга бирелгән балачагын кем генә онытыр икән. Чалгы белән чапкан печәнне җыярга, кибәнгә куярга авылның яше-карты болынга төшәләр иде. Печән өсте һәрвакыт икенче уракны хәтерләтә.
-
Елмаеп каршы алыгыз, сезгә сан алучылар килә
1 июльдән 15 августка кадәр ил күләмендә авыл хуҗалыгы буенча сан алу үтәчәк. Районда әлеге максаттан 10 инструкторлык участогы оештырылуы турында газетабызның алдагы саннарында хәбәр иткән идек инде. 23 июньнән сан алучылар үзләренә бүлеп бирелгән биләмәләрне башлангыч йөреп чыгачак, сан алу, аның максаты турында мәгълүматларны җиткерәчәкләр.
-
Сарман юлы ремонтка ябыла
Юл төзүчеләр бу эшкә 27 июньнән тотынырга җыена, ремонт 5-6 июльгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Машина йөртүчеләргә вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә кирәк булачак. Юлны вакытлыча ябып торырга дигән карар кабул ителде. Бу юл төзү буенча технологияләрне үтәү максатыннан эшләнә, ремонттан соң өслек тигез һәм җөйләрсез булырга тиеш. Әмма аграрийларны машиналарның игеннәрне...
-
Тукайлылар республика ифтарында катнашты (фото)
22 июнь көнне башкалабыз Казан шәһәрендә үткән республика ифтарында безнең район мөселманнары да катнашты. Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җитәкчелегендәге , нигездә яшьләрдән торган тугыз кешелек делегация әлеге мәҗлес кунаклары булды. " Оештыру ягыннан да, хәтер көненә туры китерү ягыннан да, мөселманнарның иманын ныгыту ягыннан да бик матур бәйрәм...