Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Елмаеп каршы алыгыз, сезгә сан алучылар килә

1 июльдән 15 августка кадәр ил күләмендә авыл хуҗалыгы буенча сан алу үтәчәк. Районда әлеге максаттан 10 инструкторлык участогы оештырылуы турында газетабызның алдагы саннарында хәбәр иткән идек инде. 23 июньнән сан алучылар үзләренә бүлеп бирелгән биләмәләрне башлангыч йөреп чыгачак, сан алу, аның максаты турында мәгълүматларны җиткерәчәкләр.

- Мондый киң колачлы чараның уңышлы үтүе анда катнашучыларның, ягъни авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакча тотучыларның үзара аңлашып эшләвенә турыдан-туры бәйле, - ди район статистика бүлеге башлыгы Гөлназ Шәйхуллина. - Сан алуда тупланган мәгълүматлар статистика, хәлне бәяләү өчен генә кирәк, алар нигезендә дәүләт программалары кабул ителә, мәгълүматлар бүтән беркемгә дә тапшырылмый. Сан алучылар исемнәрне атамыйча гына милек, мал-туар турында сораштырып язачак, бу хуҗалар сүзеннән чыгып эшләнә, документлар сорамыйбыз. Болар барысы да Бөтенроссия авыл хуҗалыгы буенча сан алу турыдагы канун тарафыннан гарантияләнә. Беренчел персональ мәгълүматларны тараткан өчен сан алучыларга карата хәтта җинаять җаваплылыгы каралган.

Соңгы тапкыр мондый сан алу 2006 елда узган иде. Хәтердә, ул вакытта авыл халкының шактые сан алуга шикләнеп карады. Берәр казасы булмасын, язып алган милеккә салым салмасыннар тагын дигәннәр иде. 10 ел вакыт үткән, аның ише хәл булмады. Киресенчә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итүне күздә тоткан төрле программалар гамәлгә кертелде. Мал асраучыларга, иген үстерүчеләргә субсидияләр өләшү, гаилә фермаларына, яшь фермерларга ярдәм, сугару системаларын коруга булышлык күрсәтү - алар бик күп төрле. Хәтта кәҗә асраучыларга кадәр ярдәм күрсәтелде. Район фермерлары ассоциациясе рәисе Минталип Миннеханов та узган сан алудан соң шактый программаларның эшли башлавын, алардан безнең районда файдалануын билгеләп үтте.

Авыл халкының фикерен ишетү өчен Әҗмәкәй җирлегендә булып кайттык. Анда бу чарага шикләнеп, шөбһәләнеп караган кеше очрамады. Әҗмәкәйдә яшәүче хезмәт ветераннары Флүрә һәм Заһит Зариповлар моңа гадәти чара итеп карауларын әйттеләр. «Сан алу үткәрәләр икән, димәк, бу кирәк. Өебезгә килүчеләргә ишегебез һәрвакыт ачык», - диделәр алар.

Әҗмәкәй авыл җирлеге Советында урнашкан инструкторлык участогында сан алучыларның үзләре белән дә күрешеп сөйләштек. Биредә хәтта ике инструкторлык участогы урнашкан, 13 сан алучы шушы кусттагы авыллар һәм бакчачылык ширкәтләренә хезмәт күрсәтәчәк. Алар башлыча бюджет тармагы хезмәткәрләре. Без килер алдыннан бергәләп клубта Хәтер көнен үткәргәннәр иде, шуннан соң елга яр буйларын чистартып кайтканнар. Урманда ял итүчеләр күп, ә менә чүпне теләсә кайда ташлап китәләр. Көн барышында бик күп чаралар үткәрүләренә дә карамастан, бер дә иренмичә сан алучыларның зәңгәр төстәге киемнәрен киеп, башкарачак эшләре турында яратып сөйләделәр. Инструкторлар Гөлнара Хөсәенова, Кадрия Госманова, сан алучылар Айгөл Габдрахманова, Нурия Абдуллина, Сәрия Әхсәнова, Альмира Ипатова сан алу уздыруга тулы әзерлектә булуларын әйттеләр. Без биредә бик тату, эшлекле команда тупланганлыгын күреп кайттык. Кемнәрдер мондый чарада беренче генә катнаша, кемнәрдер сан алуларның моннан алдагыларында эшләп бүләкләргә дә ия булган. Һәммәсенең кәефе күтәренке, мондый сан алучылар булганда бу чараның уңышлы үтәчәгенә шик юк. Аларга ишек, капкаларның ачык булуын, кешеләрнең якты йөз белән каршы алуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев