Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азык звеносы өлгер эшли

Ямь-яшел кипкән бәрән печәнендә кызарып пешкән җир җиләге һәм бөтнек исе аңкый. Шундый печән өемендә хыялга бирелгән балачагын кем генә онытыр икән. Чалгы белән чапкан печәнне җыярга, кибәнгә куярга авылның яше-карты болынга төшәләр иде. Печән өсте һәрвакыт икенче уракны хәтерләтә.

Хәзер башка замана. Техника чапкан үләнне, кояш астында озак тотмыйча, көне-сәгате белән җыеп, зур төргәкләргә урап, азык утарына кайтара, эскертләргә урнаштыра. Шушы тәртипне «Алмаз» хуҗалыгында ачык күрдек. Узган елгы печән эскертләре янәшәсендә яңалары күтәрелгән. Биш эскерт санадык. «Тагын икене салсак, иркенләп кыш чыгарга җитә», - дип таныштырды печән запасы белән «Алмаз» хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Фәрвәй улы Мифтахов.

Ул шушы җирлектә хезмәт юлын тракторчы булып башлап, дистәләрчә ел җитәкчелек эшендә булгач, һәр карыш җирне дөрес файдалану чарасын күрә. Сыерларга яшел үлән өчен чәчкән арышны өченче тапкыр ашатып, җирне дүртенче кат ашлап, янә чәчүен, яшел конвейер өчен файдалануын әйтә. Казиле авылы ягындагы кындырак үләне басуына алып барды. Печәнчеләрнең уттай эш өсте. Кояш кыздыра. Без килеп туктауга, механизаторларның әбәт ашап, эш урыннарына таралышкан чагы иде. Кырда эшләүчеләргә көнгә ике тапкыр аш китерүче Илья Кудряшовка рәхмәт әйтеп, һәркайсы үз эшенә тотынган. Әнә Мофаззал Әбраров «Полесье» комбайны белән люцерна кишәрлеген иңли. Мөшкәдән «КамАЗ» әрҗәсенә вакланган яшел масса агыла. Шофер Сергей Загуменов белән сөйләшеп алам. Тәҗрибәле, тәртипле шофер.Әрҗәсе тулып, фермага таба кузгалуга аны Михаил Латышов машинасы алыштыра. Алар «Полесье» комбайнына тоткарлык тудырмаска тырышалар. Басу белән утар арасы 9-10 километр. Шоферлар көнгә 10-12 рейс ясап, 180-200 тонна сенаж кайтаралар.

- Сенажны яшел арыш массасы белән катнаштырып салабыз. Бу исә азык сыйфатын яхшырта, - ди Зөфәр Фәрвәй улы. - Сенажны таптап тыгызлаучы ДТ-75 тракторчылары Михаил Антонов, Мозаффар Шакировлар зур тырышлык куялар.

2,5 мең тонна сыешлы базның өчтән бер өлеше тулган инде. Шундый ике базны тутыруны максат итеп куялар «алмаз»лылар. Масса җитәрлек, уңыш бар. Аның үтәләсенә шик юк.

Люцерна кишәрлегеннән ары кындырак үләне теземнәре. Азык звеносы әгъзалары теземнәрне җыеп, төргәкләргә урау һәм аларны азык утарына кайтару белән мәшгуль. Звено гадәттә алты-җиде кешедән гыйбарәт. Үләннәрне чабып теземнәргә салуда Сергей Мыльников һәм Зәниф Шаһиевлар җаваплы булса, хәер, Зәниф үләнне чәчүдә дә катнаша, механизаторлар Василий Кузнецов, Владимир Кузьмин кипкән теземнәрне тырмавычлар белән күпертеп, печәнне төяү һәм тыгызлау агрегатына эш фронты әзерли. Агрегат белән башка елларны звено башлыгы Әсхәт Мифтахов идарә итә иде. Быел аягы җәрәхәтләнгәч, җаваплы вазыйфасын энесе «КамАЗ» шоферы Заһиргә тапшырган. Ул иртүк сыерларга барда алып кайтуга ук печәнчеләр янына ашыга. Эшне төгәл һәм сыйфатлы итеп, һәркемнең үз эшен белеп башкаруына ирешә. Гомумән, үзен яхшы оештыручы итеп танытты.

Печәнлектә алдынгы технологиягә таяну ошады миңа. Элек кайбер хуҗалыкларда кара көзгә чаклы басу түрендә печән төргәкләре кадерсезләнеп аунап ятса, «алмаз»лылар басудан берьюлы 17 төргәк төяп кайтара торган арба кулланалар. Шул сәбәпле транспорт чыгымнарын шактый киметкәннәр. «КамАЗ» машиналарының бортлары яхшылап биегәйтелгән, түгү-чәчүгә юл куелмый. Киң алымлы җыйгычлар куллану да эш темпын арттыра, нәтиҗәне яхшырта. Шул сәбәпле печән әзерләү һәм сенаж салу уңышлы бара. Бүгенгә планда каралган 599 тонна печән әзерләнгән, 3078 тонна сенажның 1500 тоннасы базга салынган инде. Максатыбыз һәр шартлы терлеккә фураждан тыш 36 центнер азык берәмлеге туплау. Шул чагында гына маллардан мул продукция җитештерә алачакбыз, дип алларына олы максат куеп эшләләр «Алмаз» хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Матур көннәрнең кадерен белеп, азык утарлары яхшы сыйфатлы төрле терлек азыгы белән тула.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев