24 март 2026 яңалыклары
-
«Авыл хуҗалыгы техникасын кабул итә башлыйбыз»
Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов районның авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлеге турында сөйләде.
-
Татарстан бюджеты: 2026 ел башына нәтиҗәләр
Агымдагы елның ике аенда Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 84,5 млрд сум акча кергән. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда аз гына (0,6%ка) югарырак. Төп керемнәрнең 71,1 млрд сумы республика казнасына, ә 13,4 млрд сумы җирле бюджетларга бүленгән.
-
Роспотребнадзор рөхсәтсез БАДлар сатучы 6 меңнән артык сайтны блоклады
Роспотребнадзор белгечләре Русиядә тыелган биологик актив өстәмәләр (БАДлар) сату белән шөгыльләнүче интернет-кибетләрне ачыклап, блоклауны дәвам итә. Бүгенге көндә 6 000нән артык ресурс чикләү астында.
-
Фәрит Мөхәммәтшинга Дәүләт Советында махсус урын һәм эш бүлмәсе биреләчәк
Татарстан Дәүләт Советының элекке рәисе Фәрид Мөхәммәтшинга республика парламенты утырышлар залына аерым урын бүленәчәк. Моның турында Дәүләт Советының рәсми сайтында хәбәр ителгән.
-
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә «Минем гаилә» дәреслекләре кулланышка кертелә
Дәреслекләрдә күп балалы гаиләнең җыелма образы сурәтләнгән, дип хәбәр итә РИА Новости.
-
Дроннар контрольдә: Иннополиста яңа навигация системасы уйлап табылды
«Геопейджер» компаниясе үзенең яңа эшләнмәсе — пилотсыз аппаратлар өчен навигация системасы турында сөйләде.
-
Ял вакытында эш: хокукларыгызны беләсезме?
Эш бирүче кайбер очракларда хезмәткәрне ял көннәрендә эшкә чакыра ала. Бу кагыйдә, нигездә, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренә, журналистларга, табибларга һәм килешүендә нормалаштырылмаган эш көне каралган кешеләргә кагыла. Бу хакта HR-белгеч, Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте буенча Эксперт советы әгъзасы Гарри Мурадян белдергән.
-
Яз якынлаша: алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?
Республикада тыныч һәм коры һава торышы урнашты. Хәзер бездә елның бу вакыты өчен гадәттәгедән 4–5 градуска җылырак, һәм моңа Россиянең Европа өлеше өстендәге болытларны куып тараткан зур антициклон «гаепле». Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
-
Татарстанга терлек кертү вакытлыча тыелды
Республикада мал-туар арасында куркыныч инфекцияләр таралуга юл куймау өчен ашыгыч чаралар күрелә. Бүгеннән башлап, махсус боерык чыкканчы, Татарстанга чит төбәкләрдән барлык төр аяклы малларны (сыер, сарык, кәҗә һ.б.) алып кайту тыела. Бу чикләү нәселле терлекләргә генә кагылмый.