22 июль 2026 яңалыклары
-
Район аграрийлары көзге бодай уңышын җыя башлады
Район аграрийлары өчен кызу чор башланды — басуларда көзге бодайны урып-җыю эшләре бара.
-
Контракт буенча хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә киң социаль гарантияләр тәкъдим ителә
Кредит бурычын кичерү, бушлай медицина ярдәме, балалар өчен ташламалар һәм башка социаль гарантияләр — контракт буенча хезмәт итүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен дәүләт тарафыннан нинди ярдәм чаралары каралган? Җаваплар белән әлеге язмада таныша аласыз.
-
Россия Үзбәкстаннан яшелчә һәм җиләк-җимеш кертүне вакытлыча чикли
Россия 23 июльдән Үзбәкстаннан кайбер яшелчә һәм җиләк-җимешләр кертүне чикләячәк. Бу чаралар фитосанитар кагыйдәләрне күп тапкыр бозган биш үзбәк экспортерына кагыла.
-
Татарстанда «Герой-ана» исеменә лаек булганнарга бушлай җир бирү тәкъдим ителде
Татарстанда «Герой-ана» югары исеменә лаек булган хатын-кызларга дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен бушлай бирү күздә тотыла.
-
Иске Җирекледә Донбасста һәлак булган балаларны искә алу акциясе узды
Иске Җирекле авылындагы «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган «Ак чәчәкләр» акциясе оештырылды.
-
Шәлнәбаш ФАПында мөһим сорауларга җавап бирделәр
Шәлнәбаш авылы фельдшеры Кристина Шеврина җирлек халкы өчен «Баш мие сәламәтлеген саклау» темасына багышланган очрашу оештырды.
-
Балалар бакчасы тәрбиячеләренә «Хезмәт ветераны» исеме бирергә тәкъдим иттеләр
25 ел балалар тәрбияләгәннәр ветеран исеменә дәгъва итә алачак. Россиядә мәктәп һәм балалар бакчасы педагогларына «Хезмәт ветераны» статусын бирү турындагы закон проекты әзерләнде.
-
Чаллыда баланы бәрдергәннән соң качып киткән йөртүчене эзлиләр
Чаллыда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләр кичүендә 11 яшьлек малайны бәрдергәннән соң вакыйга урыныннан качып киткән йөртүченең шәхесен ачыклый. Бала җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.
-
Татарстанда бүген 31 градуска кадәр эссе һава торышы көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре мәгълүматларына караганда, 22 июльдә Татарстанда болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.