18 май 2016 яңалыклары
-
Велосипед йөртүнең дә үз кагыйдәләре бар
Велосипед, скутер һәм мопед белән йөрүчеләр көннән-көн арта. Ләкин юл йөрү кагыйдәләрен үтәү автомобильчеләр кебек үк аларга да бик мөһим. Алар маневрларны да күбрәк ясыйлар, зур тизлеккә дә ия, шул ук вакытта бәрелгән очракта саклану чаралары да юк. Шуңа күрә мопед, скутер һәм велосипедлар юлда иң зур куркыныч тудыручылар булып...
-
Гаилә нык булса, дәүләт көчле була
15 майда - табигать яшәргән, алмагачлар чәчәккә төренгән матур вакытта Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәрбер кеше өчен, билгеле, гаилә - тормышның нигезе. Районыбызда күркәм, үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлыннан иңне-иңгә куеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, һәркайчан кайгыртып, яратып эндәшүче матур гаиләләр. Гаилә, мәхәббәт һәм...
-
Җәен сөт мул савыла
Быелгы язның иртә килүе сәбәпле, яңгырлар да булгач, үләннәр тиз күтәрелде. Малларны табигый көтүлекләргә чыгарып, җәйге шартларда асрау һәм продукция җитештерүне арттыру өчен тулы уңайлыклар бар. Җәйге лагерьларда эшне оештыру һәм продукция җитештерүне арттыру турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ирина Александровна Гарипова белән әңгәмә корабыз.
-
Авылларны яшелләндердек
Узган атнаның шимбәсендә район авылларында «Агач утырту көне» үтте. Бу көнне һәм аңа кадәр авыл җирлекләре территорияләрендә 11 мең төпкә якын агач утыртылды. Әлеге изге гамәл «Агач утырту көне», «Яшел Россия», «Җиңү урманы» акцияләре кысаларында башкарылды. Каен, нарат, алмагач, корычагач һәм башка үсентеләр утыртылды.
-
Гражданнарның шәхси кабинетта теркәлүнең бердәм көне үтә
Бүген ТР буенча Россия Пенсия фонды гражданнарның шәхси кабинетта теркәлүнең бердәм көне үтә. Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарга «Шәхси кабинет»ның ни икәнен, аның буенча ничек эшләргә кирәклеген аңлатачаклар. Шулай ук бу көнне 9.00дән 17.00 сәгатькә кадәр бушлай кайнар линия дә эшлиячәк. Сораулары булган гражданнар 8-800-100-26-27 телефонына шалтыратып, борчыган сорауларын бирә ала.
-
Хәйрия акциясеннән читтә калмыйк
Бу көннәрдә бөтенроссия «Игелек агачы» хәйрия акциясе бара. Һәрбер теләге булган кеше картлар һәм балалар йортлары, интернат-мәктәпләр адресына исемләп подписка рәсмиләштерә ала. Районда әлеге акциягә битараф калмаган кешеләр бар: район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас Малтабар һәм Калмия авылларында яшәүче өлкән яшьтәге пенсионер һәм инвалидларны үз акчасына район газетасы «Якты юл»га...
-
ТРның кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин гражданнарны кабул итә
Тукай районының кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе хәбәр итүенчә, 31 май көнне сәгать 10.00дә ТРның кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин хәрби хезмәткә алынганда гражданнарның хокукларын саклау мәсьәләләренә багышланган бердәм кабул итү көне үткәрәләр. Кабул итү ТРның кеше хокуклары буенча...
-
Атна ахырына чәчүне тәмамларга дигән бурыч куелды
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 17 майга алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 42 мең гектар чәчүлек мәйданы чәчелгән, шул исәптән 3 мең га шикәр чөгендере, 2 мең га рапс, 1 мең га орлыкка кукуруз, 250 га көнбагыш, 220 га бәрәңге утыртылды. Көненә, уртача, 1000-1200 га мәйданда чәчүлек чәчелә. Район буенча атна...