17 февраль 2026 яңалыклары
-
Рамазан аенда ураза тоту кемнәргә фарыз
Рамазан-шәриф ае 18 февральдә кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 2026 елның 19 февралендә. Рамазан аеның барыбызга да мәгълүм булган беренче үзенчәлеге – бу айда мөэмин-мөселман халкы фарыз булган уразаны тота, ягъни Аллаһ әмере буенча таңнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, якынлык кылудан, гомумән, шәһвәт теләкләреннән тыелып тора.
-
Без тарихның төбеннән күтәрелдек
Тукай районы Ватан картасында 1976 елның 20 апрелендә генә пәйда булды. Ул әле булса республиканың иң яшь районнары исәбендә йөри.
-
Лилия Шәмсиева гаиләсенә торак сертификаты тапшырылды
Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү юнәлешендә системалы эш алып барыла. Бүген «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында МХО зонасында һәлак булган райондашыбызның тормыш иптәше — Лилия Шәмсиева гаиләсенә торак шартларын яхшырту өчен сертификат тапшырылды.
-
Алар Җиңүне якынайтты
Мәүва Гали кызы Дәүләтшина Мусабай Завод авыл җирлегенә керүче Кызыл Байрак авылында яши. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа тугыз яшь кенә була. Балачаклары белән вакытыннан алда хушлашырга туры килгән буын вәкиле ул.
-
Арзанрак һәм сыйфатлырак: сезон ахырында пуховик сатып алу кагыйдәләре
Кышкы сезон тәмамлангач, күп кенә кулланучылар өске киемне сезонлы ташламалы сатулар вакытында сатып ала. Пуховикны сайлауның берничә кагыйдәсе белән таныштырып үтәбез.
-
Татарстанда яшәүче 12 меңнән артык кеше булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнослар түли
65 яше тулган ир-атлар һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар 15 еллык иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты туплаган очракта, аларның картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү хокуклары барлыкка килә.
-
Алкоголь һәм тәмәке сатып алганда яшьне МАХ аша расларга рөхсәт иттеләр
Россиядә MAX милли мессенджеры аша QR-код күрсәтеп, паспортсыз гына яшьне раслау мөмкинлеген бирә торган закон үз көченә керде. Яңа тәртип алкоголь, тәмәке һәм никотин продукциясе сатып алганда, шулай ук лотереяләрдә һәм тамаша чараларында катнашканда кулланылачак.
-
Татарстан студентлары шәһәр урамнарын кардан чистартуга әзер
Татарстанда студентлар отрядлары урамнардагы карны чистарту эшләрендә катнаша алачак. Моның өчен идарә компанияләренең кызыксынуы кирәк, ә министрлык оештыру һәм координацияләүдә ярдәм күрсәтергә әзер.
-
17 февральдә Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Республика Гидрометүзәге фаразлары буенча, 17 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы сакланачак, кайбер районнарда көчле кар, буран һәм юлларда бозлавык көтелә.
-
Тукай районында эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак
19 февральдә Тукай районында махсуслаштырылган эш урыннары ярминкәсе үтәчәк. Чарада эш эзләүчеләр, шул исәптән МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре, эш бирүчеләр белән турыдан-туры аралаша һәм белгечләрдән консультация алачак.
-
Пилотсыз очкыч (БПЛА) куркынычы: Татарстан халкы өчен төп иминлек кагыйдәләре
Татарстан буенча ГТХМ (МЧС) пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы туганда гомерне саклап калырга ярдәм итүче кагыйдәләрне искә төшерде. Коткаручылар бина эчендәге иң куркынычсыз урыннарны атады һәм ни өчен БПЛА кадрларын социаль челтәрләргә куярга ярамавын аңлатты.