Алар Җиңүне якынайтты
Мәүва Гали кызы Дәүләтшина Мусабай Завод авыл җирлегенә керүче Кызыл Байрак авылында яши. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа тугыз яшь кенә була. Балачаклары белән вакытыннан алда хушлашырга туры килгән буын вәкиле ул.

Торнаташ авылында Мәфсүсә апа белән Гали аганың өченче баласы булып дөньяга килә ул. Торнаташ кызы күршедәге Мерәс авылындагы башлангыч мәктәптә укый. Язын-көзен саз ерып, кышларын кар-бураннарда сигез чакрым араны классташы белән бергә үтәләр. Әнә шулай, сабый чактан тормышның кырыс җилләренә каршы торырга өйрәнә ул. Кызчыкның язмышы ул еллардагы сабыйлар, үсмерләрнекенә аваздаш – аның балачагы сугыш башлануга тәмамлана. Үзәккә үткән ачлык-ялангачлык... Башлангыч мәктәпнең дүртенче сыйныфын тәмамлау җае да чыкмый – нужа дигән тормыш арбасын тартырга туры килә. Икенче сыйныфта укыганда ук хатын-кызлар белән басуда эшли. Унике яшеннән тракторга утыра. Авыллардагы ир-егетләр сугышка китеп беткәч барлык авырлык яшүсмерләр, хатын-кызлар һәм карт-коры җилкәсенә төште. Тиңдәшсез яуда җиңүләр әнә шулай тылдагы фидакарьлектән башланды.
Фидакарьлек
Сугыштан соңгы авыр чорларда яшь кыз көчле, тап-таза ир-егетләр кулы таләп ителә торган хезмәткә җигелә – урман кисү һәм чистарту эшләрен башкара, торф шахталарында эшли. Уналты яшьлек үсмер кызны авылдагы хатын-кызлардан оештырылган бригада составында Иваново өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. Өч ел авыр эштә чиләнгәннән соң, Мәүва туган авылына кайтып фермага эшкә керә. Ул чордагы фермалар... Үтәли җил йөргән, кыйшаеп беткән абзарлар, язын-көзен ерып чыккысыз утарлар. Җитмәсә, мал азыгына кытлык. И-й, боларны сөйләсәң – сүз, еласаң – күз яшең җитмәс. Шулай булса да, рухлары нык буын – ул заман хатын-кызлары, кайгыга түзә – сабыр итә, тормыш авырлыгын нәзберек иңнәрендә күтәрәләр.

Мәүва Гали кызының тормышлы буласы, үз сабыйларын сөясе килә. 1961 нче елда Кызыл Байрак авылы егете Гатаулла белән гомер юлларын бергә бәйлиләр. 1963 нче елның гыйнварында көтеп алган уллары туа. Аңа Халит дип исем бирәләр, тик... сабыйның гомере бик кыска була. Нарасый ике айдан Ахирәткә күчә. Бәхеткә, Мәүва ханым өч тапкыр әни булу бәхетенә ирешә. 1964 нче елның язында уллары Илшат туа. Аннары тормышларын түгәрәкләндереп кызлары Резеда һәм Рәмзия дөньяга киләләр.

Балачактан тормыш арбасын тарткан Мәүва ханымны язмыш сынаулары бер-бер артлы көтеп торган икән. Дүрт сабыйга тормыш бүләк иткән ананың бүгенге көндә 1969 нчы елны туган төпчеге – Рәмзия исемле кызы гына исән. Шунысы сөенечле, бер кызы, җиде оныгы һәм ун оныкчыгы Мәүва апаның шатлыгы, таянычлары. Ике оныгы – кызы Резеданың уллары Айрат белән Айдар, бүгенгесе көндә махсус хәрби операция барган җирдә ил азатлыгы өчен көрәшәләр. Мәүва апа: «Бер оныгым медсанчастә яралыларны дәвалый. Күптән түгел кайтып китте. Аның кайда, нинди җирдә булуын беләм, шуңа да кирәкмәс сораулар бирмәдем. Исән-сау күрешергә язсын. Илшат улымның кызы – оныгым Миләүшә Казанда яши. Кайткан саен, яңа чыккан китаплар белән сөендерә. Башта үзем укыйм, аннары фельдшер Инзиләгә бирәм. Авылыбызның ашыгыч ярдәме ул, бик мәрхәмәтле, ярдәмчел. Элеккеге авыл җирлеге башлыгы Фәридәне сагынам. Ул – игелекле кеше. Район «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Рәфкать кызы Исмәгыйлова һәрвакыт шалтырата. Туган көнем белән котларга өемә килде. Социаль хезмәткәр Әлфинә Нурлина кирәк булган бөтен әйберне көне-сәгате белән алып кайта, хәлемне белеп тора, ярдәм итә. Үз аягымда, хәтерем-зиһенем әйбәт. Яшь чагымда челтәрләр бәйләдем. Ә китап укуны гомер буе яраттым. Кино, спектакльләр карыйм. Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә – 15 февральдә аның хакында фильм карадым. Елый-елый. Артистлар белән бергә вакыйгаларның эчендә кайныйсың инде. Шулкадәр тормышчан итеп уйнадылар. Ничек йөрәкләре чыдады икән аларның рольләрне башкарганда?! Бөек Ватан сугышы каһарманы әтиемне, бүгенгесе көндә көрәштә булган оныкларымны уйлый-уйлый карадым», – ди унынчы дистәсен ваклап гомер кичүче Ана, дәү әни, ак әби.

Өлкән буын вәкиле ул чактагы авырлыклар турында сөйләүдән бигрәк бүгенгесе көндәге уңайлыклар, мул тормышка шөкер итүе белән сокландыра. «Ипекәй, күмәчнең нинди генә юк! Бер телем ипекәйгә тилмергән, аның хуш иснен оныткан еллар хәтердә. Табыннарыбыз тәмле ризык белән тулы. Кием-салымның ниндиен телисең – шул бар. Тагын ни кирәк?!» – ди Мәүва апа. Җәйрап яткан иген кырлары, өстеңә авардай булып, шаулап үскән урманнарга карап соклана да, сөенә дә белә ул. «Мәүва апа – сабыр, изге күңелле кеше. Аның белән сөйләшү-аралашу – җан рәхәте. Ул китап, газета-журналлар укырга ярата. “Якты юл” киләсе көнне көтеп ала. Газеталарның хәрефен хәрефкә укый. Мәүва апа пөхтә, чиста. Өендә һәрвакыт тәртип булуын ярата. Татар әбиләренә хас булганча, дога кылып, изге теләкләрен юллап, кайгыларга – сабыр итеп, шатлык-сөенече булса шөкер итеп яши. Үрнәк алырлык әби», – ди социаль хезмәткәр Әлфинә Нурлина.

Мәүва Гали кызы Дәүләтшина моннан алтмыш өч ел элек килен булып төшкән Кызыл Байрак авылын икенче туган авылы дип саный. Шунда гомер иткән, балалар үстергән, илдә барган вакыйгаларның шаһиты булган һәм халык белән бергә ачысын-төчесен татыган. Аның бүгенгесе көндә теләге шул – илебез күге һәрчак аяз булсын, сугыш афәтен күрергә язмасын, газиз оныклары туган җиребезгә исән-иман кайтсыннар.
Фотолар Гөлнур Исмәгыйлова, Әлфинә Нурлинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев