16 март 2016 яңалыклары
-
Сан алуга әзерлек бара
2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Россия буенча авыл хуҗалыгында сан алу чарасы үтә. Районда әлеге кампания чорында барысы 29819 объект тикшереләчәк, дип белдерә район статистика бүлеге башлыгы Гөлназ Шәйхуллина. Әлеге объектларның 211е крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр, 84е бакчачылык берләшмәләре һәм алардагы 5835 участок, 23689ы шәхси ярдәмчел хуҗалыклар....
-
Районда Май чабу бәйрәме киң колач белән узды
«Май чабу» - халыкның борынгыдан ук яраткан һәм күңелле бәйрәмнәреннән берсе. Ул кышны озату, язны каршы алуга багышлана. Әлеге бәйрәм бигрәк тә милли традиция һәм йолаларны саклап калу һәм фольклор иҗатын тагын да җәелдерү чарасы буларак уздырылып килә. Бу көнне олысы-кечесе күңел ача, берсеннән-берсе дәртле концерт номерлары карыйлар, ачык һавада...
-
Язгы ташу гадәттән тыш хәлләргә китерер дип көтелми
Язгы ташу гадәттән тыш хәлләр китереп чыгарыр дип көтелми, чөнки төннең салкын торуы суның кинәт төшмәвенә ярдәм итәчәк, дип белдерелде сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта. Кар катламы биеклеге республикада уртача алганда норманың 33 процентын тәшкил итә. Елгалар ачылу гадәттәгедән якынча 8 көнгә иртәрәк булачак, су күтәрелү...
-
«Якты юл» газетасы хәзер Твиттерда, Фейсбукта һәм Инстаграмда
Район хәбәрләре, кызыклы шәхесләр, спорт алдынгылары, мәгариф, мәдәният өлкәләрендәге мәгълүматларны иң беренчеләрдән булып хәзер «Якты юл» («Светлый путь») газетасының Фейсбук һәм Твиттер социаль челтәрләрендәге махсус битләрендә танышып бара аласыз. Шулай ук газета битләрендә чыга алмаган фотоларны, урыннан фоторепортажларны Инстаграм (yakti_ul) челтәреннән дә карап булачак. Белүегезчә, моңа кадәр «Якты юл» газетасы...
-
Карар күчермәләрен Интернеттан да алырга мөмкин
Административ хокук бозулар турындагы эшләрнең фото һәм видеотеркәү язмаларыннан чыгып төзелгән карар күчермәләрен Интернет челтәрендәге почта тартмасына алырга мөмкин. Моның өчен транспорт чарасы хуҗасына билгеләнгән үрнәктә басма хәрефләр белән гариза тутырырга, гаризада күрсәтелгән документларның күчермәләрен теркәргә кирәк. Гариза бланкларын район ЮХИДИ бүлегеннән алырга яисә www.gibdd.tatarstan.ru рәсми сайтының «В помощь водителю»...
-
Техника әзер, әмма чүкеч тавышлары тынып тормый
Басуларда кар катламы юкарганнан-юкара бара, кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Язгы кыр эшләре башланырга да бер айдан аз гына артыграк вакыт калып бара. Һава шартлары болай торса, басуларның да иртәрәк өлгерүе ихтимал. Бүген авыл хуҗалыгында көнүзәк мәсьәләләрнең берсе - техника ремонты. Ремонт эшләре ничек бара? Бу сорауга җавап эзләп Теләнче Тамак...
-
Телепрограммалар күрсәтмәячәк
Яр Чаллы радиотелеүзәгендә ремонт эшләре бару сәбәпле, 21 март көнне иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр әлеге үзәккә караган телерадиокомпанияләрнең программалары күрсәтмәячәк.
-
Яшь теннис осталары ярышты
Үткән шимбә Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында легендар физкультура укытусычы Иван Бятиков истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча район беренчелеге һәм чемпионаты булып узды. Әлеге ярыш яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, өстәл теннисын популярлаштыру максатыннан оештырылды.
-
Район укучылары БДИ биреп карады
Районда бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын алдан биреп карау үткәрелде. Әлеге имтиханнарның соңгысы 12 март көнне узды. Имтихан эшләрен Казан шәһәрендә белгечләр тикшерәчәк, аларның нәтиҗәләре ике атнадан билгеле булачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан, рус теленнән һәм сайлап алган фәннәрдән БДИ һәм ТДИ биреп карадылар. IX сыйныф укучылары быел мәҗбүри...