Техника әзер, әмма чүкеч тавышлары тынып тормый
Басуларда кар катламы юкарганнан-юкара бара, кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Язгы кыр эшләре башланырга да бер айдан аз гына артыграк вакыт калып бара. Һава шартлары болай торса, басуларның да иртәрәк өлгерүе ихтимал. Бүген авыл хуҗалыгында көнүзәк мәсьәләләрнең берсе - техника ремонты. Ремонт эшләре ничек бара? Бу сорауга җавап эзләп Теләнче Тамак...
Биредә тракторлар һәм комплекслы агрегатлар машина-трактор паркының ишегалдында әзерлек сызыгына рәт-рәт булып тезеп куелган. Паркта тимер чүкегән тавышлар ишетелә, шау-гөр киләләр, һәммәсе хезмәттә. Бүлекчә җитәкчесе Назиф Хөснетдинов та шунда кайнаша.
- Язгы кыр эшләренә керешкәч, техника ватылып, эштә тоткарлык килеп чыкмасын өчен, аны тиешенчә ремонтларга кирәк, билгеле. Көзге эшләр төгәлләнүгә үк, машиналарны ремонтлап, кышкы саклыкка куйган идек, - диде Назиф Гыйльметдинович мине машина-трактор паркы белән таныштырганда. - Хәзер инде, шул техниканы тагын бер кат төзекләндереп, көйләп, янә бер кат күздән кичерү мөһим. Менә биредәге егетләр - Рамил Закиров, Дамир Гайнуллин, Марат Мөхәмәдиев, Марсель Сираев, Фоат Шәрәфетдинов, Мөнәвир Зиятдинов, Айрат Сәйфиев, Разыйк Шиһапов, Камил Шәйхетдинов соңгы көйләү эшләрен алып баралар. Гомумән, биредәге егетләр үз эшенең осталары, барысы да тәҗрибәле. Уртак тырышлык белән чәчү агрегатлары, культиваторлар, тырмалар ремонтланды. Кыскасы, техника төзекләндерелеп бетте дияргә була. Шушы көннәрдә агрегатларны бер-берсенә тоташтырып, җыеп карый башладык, язгы чәчү вакытында сынатмаслык булсын. Озакламый барлык чәчү агрегатларының торышын тикшереп кабул итү өчен район комиссиясе киләчәк. Йөзебез кызарыр дип уйламыйм, егетләр нык тырыштылар. Әле бүген дә алар техника янәшәсендә, - дип сөйләде миңа бүлекчә җитәкчесе.
Назиф Хөснетдинов әйтүенчә, 9 мең гектардан артык җирләре бар, шуның 7 меңе - чәчүлек җире. Бодайдан кала быелгы язда чөгендер, кукуруз, кузаклы культура - люпин чәчү планлаштырылган. Язгы кыр эшләренә җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, мең тоннадан артык ашлама да әзер, запас частьларга да кытлык юк икән. Техника да җитәрлек - ун МТЗ-1221, дүрт МТЗ-80, ике Нью Холланд 380 тракторы бар, бер К-700 тракторы кайтуын көтәләр. Моннан кала, орлык белән дә тулысынча тәэмин ителгән. «Скипетр», «симбирцит» сортлары - чәчүдә элиталы көзге һәм язгы орлыклар куллану күздә тотыла.
Гомумән, биредә бар да тәртиптә дияргә була. «Яхшы, җылы гараж, якты остаханә, кайнар ашлар ашарлык ашханәбез бар, хезмәт хакы да тиешенчә түләнә. Эш шартлары яхшы булгач, сөенеп эшлибез», - диләр эшчеләр.
Бүлекчә игенчеләре язны тулы хәзерлектә каршылыйлар. Яңгыр да вакытында яусын, җәйләр имин килсен дип телисе генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев