Районда Май чабу бәйрәме киң колач белән узды
«Май чабу» - халыкның борынгыдан ук яраткан һәм күңелле бәйрәмнәреннән берсе. Ул кышны озату, язны каршы алуга багышлана. Әлеге бәйрәм бигрәк тә милли традиция һәм йолаларны саклап калу һәм фольклор иҗатын тагын да җәелдерү чарасы буларак уздырылып килә. Бу көнне олысы-кечесе күңел ача, берсеннән-берсе дәртле концерт номерлары карыйлар, ачык һавада...
Борды авылы «Чулпан» балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм пешекчеләр Май чабу бәйрәмен балалар өчен актив уеннар оештырып үткәрделәр. Сабыйлар үзләрен капчык киеп йөгерүдә, бау тартышуда, себеркегә атланып кегльләр арасыннан йөгерүдә сынап карый алдылар. Чараның иң күңелле, иң матур мизгеле карачкы тирәли җырлар җырлап әйләнү булгандыр. Җыр-биюләрдән соң, борынгы йола буенча, карачкы яндырдык. Әлеге күренеш сабыйларда соклану һәм шатлану хисләре уятты, алар мавыгып чын күңелләреннән язны чакырдылар. Бәйрәм азагында пешекче Валентина Тимофеева пешергән коймаклар белән тәмләп чәй эчтеләр, кәефләре күтәренке иде - балаларга май чабу йоласы бик ошады, дип хәбәр итә тәрбияче Валентина Чернова.
Комсомолец поселогында Май чабу бәйрәме уен-көлке, җыр-биюләр, карачкы алдында әйлән-бәйлән уйнау, шаян такмаклар әйтү белән үрелеп барды. «Браво» арт-үзәге каршысына җыелган авылдашларыбыз көчле алкышлар белән «Родник» ансамблен каршы алдылар, алар белән бергәләшеп җырлар җырладылар. Бала-чага исә карачкы белән бергә махсус ясалган тасмалар каруселендә шау-гөр килделәр. Гадәттәгечә, бәйрәмебез карачкыны яндыру белән тәмамланды, дип яза безгә «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова.
Шилнәбаш авылы мәдәният йорты каршында да Кышны озату бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә барлык авылдашларны Гөлнар Петриванова чакырып торды, коймак авыз итүне, уеннарда катнашуны сорады. Тәмле-сыйлы коймаклар, кайнар чәй белән җыелганнарны Лариса Хлопунова сыйлады. Иң баштан, котлау сүзләре белән Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова чыгыш ясады, барлык кешегә матур теләкләрен җиткерде. Соңыннан исә «Россияночка» фольклор коллективы үзешчәннәре (Мария Маратаева, Анна Ибраһимова, Римма Атаманова, Ирина Самохина, Гөлнар Петриванова, Нурзилә Бариева), шулай ук Константин Титов тамашачыларга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәмебезне театральләштерелгән тамаша дәвам итте. Василиса (Люда Беспалова - VIII сыйныф укучысы) барча җыелганнарны бәйрәм белән тәбрикләде, аннары Убырлы карчыктан Масленицаны табуны сорады. Шул ук вакытта бала-чага, Гөлназ Солтанярова оештырган, мавыктыргыч уеннарда уйнады, шау-гөр килде. Аннары Василиса Чегән хатынын һәм Аюны чакырып алды һәм көттереп кенә түрдә Масленица пәйда булды. Ул җыелганнарга исәнлек-саулык теләде, барлык борчу-мәшәкатьләрне онытып торуларын сорады, уңышсызлыкларның ерак йөрүен теләп калды. Аннары исә бергәләшеп, теләкләр тели-тели Май чабу бәйрәме символы - карачкыны яндыру йоласы булды, дип язды безгә Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариева.
Яңа поселогында Май чабу бәйрәмен истә калырлык итеп үткәрдек. Коймак-party бәйрәмендә коймактан иң үзенчәлекле композиция ясау бәйгесе игълан ителде, катнашучылар да (Яңа поселогында яшәүче хатын-кызларыбыз - Светлана Бариева, Альбина Әмирова, Альбина Янгирова, Альфира Сәлахова, Нәзилә Нуретдинова, Зөлфия Шакирҗанова, Лилия Хәмзина, Альмира Ипатова) билгеләнде. Жюри әгъзалары итеп Любовь Җиһаншина белән Рәмзия Кәримова сайланды. Бәйрәм барышында тамашачылар каршында авыл егетләре Алмаз Габдрахманов һәм Рамил Мисалимов дәртле биюләре белән чыгыш ясадылар. Шулай ук бәйрәмдә көнчыгыш бию белән Диләрә Фазылҗанова һәм Әдилә Шириева, әнигә багышланган җыр белән Камилә Зарипова, баянда уйнап Альмир Янгиров, заман биюе белән Камилә Бариева чыгыш ясадылар. Ә иң кечкенә артистларыбыз - Әмир Әгъләмов, Виктория Лозинская һәм Нияз Әминов шигырь сөйләделәр. Бәйрәм азагында коймактан иң үзенчәлекле композиция ясау бәйгесенә нәтиҗә ясалды. I урын Альмира Ипатовага бирелде (ул Барби курчагына коймаклардан күлмәк ясаган иде), II урында Альбина Әминова калды, III урынны Нәзилә Нуретдинова белән Светлана Бариева бүлештеләр. Бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә бәйрәмгә килүчеләр исә тәмле коймаклар белән сыйланды, дип язды безгә Яңа поселогының китапханә мөдире Айгөл Габдрахманова.
«Татарстан» совхозы поселогының үзәк мәйданында традицион рус уеннары һәм яңа пешеп чыккан коймаклар белән Май чабу бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова ачып җибәрде. Халык күңел ачу бәйрәменә олысы да, кечесе дә килгән иде. Бәйрәмдә аеруча балалар актив катнашты. Биредә җыелганнарга театральләштергән тамаша күрсәтелде, шулай ук авыл халкы карачкы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашты. Әлбәттә, җыелганнар Май чабу бәйрәменең сый-хөрмәте - коймак һәм төрле татлы тәм-томнардан авыз иттеләр. Бәйрәм программасы әлеге авыл җирлегенең иң яхшы иҗат коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды. Аларның дәртле җыр-биюләре һәрбер кешенең күңелен күтәрде. Ә соңыннан исә бергәләшеп, бәйрәм символы - карачкыны яндырдык, дип хәбәр итә Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Май чабу бәйрәмнәре Круглое Поле поселогында, Иске Җирекле, Ильбухтино, Бәтке, Белоус авылларында, шулай ук Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында да үтте. Хәбәрчеләребез җирлекләрендә үткән чарадан матур фотоларын, күңелләрне күтәреп җибәрә торган язмаларын җибәргәннәр. Афәрин, диясе генә кала!
P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев