13 декабрь 2021 яңалыклары
-
Тамчыдан күл җыела
Районда "Игелек кыл" хәйрия марафоны узды. Быел ул дүртенче тапкыр оештырылды.
-
Алтын медальле Василий Самойлов
Князево авылында яшәүче Василий Самойлов әле генә туксан яшен тутырды.
-
Спектакльгә күрше авылдан да килделәр
Театраль фестиваль кысаларында Калмия авылы мәдәният йортында Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә» әсәре сәхнәләштерелде. Дин, әхлак, намус темаларын күтәреп чыккан, тирән мәгънәле әлеге әсәрне карарга халык күп килгән иде. Күрше Боерган авылында яшәүчеләр дә күп килде.
-
Яхшыга өметләник!
Безнең Калмаш, Әҗмәкәй, Боерган авылларына, Яңа поселогына шушы көннәрдә көтелмәгән зур афәт килде. Кош гриппы дигән чир килеп чыгып, меңләгән тавык, каз-үрдәкне яндырырга туры килде. Ә бит йорт кошлары авыл кешесенең олы бер байлыгы. Элегрәк бу чир турында газеталардан ишетеп кенә белә, зыян күрүчеләрне бик кызгана идек. Моңа кадәр әлеге афәт безнең җирлеккә кагылмаган иде шул.
-
Иҗади конкурс
1 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге «Намуслы яшәргә кирәк!» дигән иҗади конкурс үткәрде.
-
Ришвәт алма да, бирмә дә!
9 декабрьдә коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үтелде. Ришвәтчелек – бүген иң кискен проблемаларның берсе. Татарстанда быелның 9 аенда коррупциягә бәйле 1 меңнән артык җинаять һәм административ хокук бозу буенча эш кузгатылган. 175 кеше хөкемгә тартылган. Дәүләткә 450 млн сумлык зыян килгән, аның 56,6 млн сумы дәүләткә кире кайтарылган, гаеплеләрнең милкенә 300 млн сумнан артык күләмдә арест салынган. Декларацияләрнең 966 очрагында төгәлсезлек ачыкланган.
-
Район бакчачыларын нәрсә борчый?
– Икешәр, хәтта өчәр тапкыр җир салымы түләргә туры килә! Бу бит дөрес хәл түгел, ничек тә булса моңа карата бер-бер чара күрергә кирәк! – дип шауладылар хакимияттә узган җыелышта бакчачылар. Ширкәтләрдә башкарылган һәм башкарыласы эшләр, проблемалар турында сөйләшүдән кала, салым мәсьәләсе бу очрашуда канны кыздырган иң кайнар темаларның берсе булды.
-
Фермердан инвалидларга бүләк
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында «Миңнехуҗина М.Н» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Миңнехуҗин Борды җирлеге халкына чираттагы саллы бүләген ясады. Ул биредә яшәүче 85 инвалидка үзләре җитештергән сөт, ит продукциясе, тавык йомыркасы, балдан торган азык-төлек җыелмалары өләшеп чыкты. Моннан кала, Борды, Бордыбаш, Җәйләү авылларында яшәүче инвалидларны һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне 2022 елның беренче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына яздырды.