Район бакчачыларын нәрсә борчый?
– Икешәр, хәтта өчәр тапкыр җир салымы түләргә туры килә! Бу бит дөрес хәл түгел, ничек тә булса моңа карата бер-бер чара күрергә кирәк! – дип шауладылар хакимияттә узган җыелышта бакчачылар. Ширкәтләрдә башкарылган һәм башкарыласы эшләр, проблемалар турында сөйләшүдән кала, салым мәсьәләсе бу очрашуда канны кыздырган иң кайнар темаларның берсе булды.
Кичке вакытка билгеләнгән җыелышка райондагы бакчачылык ширкәтләре рәисләреннән кала, авыл җирлеге башлыклары да, суд приставлары хезмәте вәкилләре дә чакырылган иде. Иң элек сүзне район финанс-бюджет палатасы рәисе Фәрит Заһретдинов алды. Ул милек салымнары буенча бурычлар турында сөйләде, районда салымның 61,4 процентка җыелуын әйтеп үтте.
Аның докладыннан соң залда утыручы бакчачылык ширкәте рәисләренең, авыл җирлеге башлыкларының салымга бәйле бик күп сораулары туды. Алар, башлыча, җир салымнарының артык килүе, квитанцияләрнең булмаган адресатларга җибәрелүе яки салым түләргә тиешле кешене таба алмаулары, шуңа бурычны түләтә алмыйча җәфаланулары турында сөйләделәр.
– Бездә үз участокларын хосусыйлаштырган бакчачылар җир салымын үзләре үк түлиләр, бурычлар җыеп ятмыйлар. Ләкин безгә бакчада приватизацияләнмәгән җир биләмәләре белән беррәттән шушы хосусыйлаштырылган участоклар өчен дә тагын бер мәртәбә түләргә туры килә. Салым инспекциясеннән түләү кәгазе шулай килә. Мондый хәлгә без аптырыйбыз, дөрес түгел бит инде. Ничек аны шулай саныйлар икән? Бу мәсьәләне хәл итәргә иде, – дип шаулаштылар залдагылар.
Район башлыгы Фаил Камаев әлеге четерекле хәлне чишү, аңа аңлатма бирү өчен киләсе җыелышларның берсенә салым органнары вәкилләрен дә чакырырга кирәклеген ассызыклады:
– Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, әлбәттә. Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, январь ае ахырында әлеге сорауга тагын бер әйләнеп кайтырбыз әле. Ләкин авыл җирлекләре бюджетының төп керемен булдыручы җир һәм милек салымын җыюны көчәйтергә кирәк. Бакчачыларның үз участоклары өчен салым акчалары бәлки артык күп тә түгелдер, ләкин үз территориясендә бакчачылык ширкәтләре булган авыл җирлекләре өчен шул кечкенә түләүләрдән барлык керемнәр туплана, – диде район җитәкчесе.
Аннары сүз Тукай районының коммерцияле булмаган бакчачылык берләшмәләре ассоциациясе рәисе Дмитрий Волковка бирелде.
– Тукай районында 16 авыл җирлеге территориясендә 90нан артык бакчачылык ширкәте бар. Республикада үзара салым акчаларын өстәмә финанслау программасы эшли башлаганнан бирле, ягъни биш ел эчендә, 527 млн 367 мең сумлык эш башкарылды. 27 бакчачылык ширкәтенә кадәр асфальт-бетон юллар төзекләндерелде, электр челтәрләре предприятиясе белән берлектә 44 объектта электрүткәргеч линияләре, трансформатор подстанцияләрен алыштырылды, яңартылды. 26 бакчачылык ширкәтендә 41 насос станциясе, суүткәргечләр, 63 ширкәттә чүп җыю мәйданчыклары булдырылды, – дип сөйләде башкарылган эшләр турында Дмитрий Николаевич.
Шулай ук ул 2018 елдан бирле республикада эшләп килүче өстәмә финанслау программасы турында да әйтеп үтте. Аның кысаларында бакчачылардан җыелган үзара салым акчасының 1 сумына республика бюджетыннан тагын 2 сум бүлеп бирелә. Әлеге программа авыл җирлекләрендә эшләп килүче үзара салым программасы белән охшаш. (Анда 1 сумга 4 сум өстәлә) Ләкин бакчачылар килгән акчаларны бары тик ширкәт эчендәге юлларны, электр челтәрләрен, суүткәргечләрне ремонтлауга гына тота ала, авылларда программа буенча күчкән акча киңрәк максатларга файдаланыла.
Барлык чыгышлардан соң, бакчачылар үз сорауларын бирделәр. Газүткәргечләрне саклау зонасында урнашкан участокларны хосусыйлаштыра һәм сата алмау, суга кытлык, табигый сулыкларны чүптән арындыру, гидротехник корылмаларның кем каравында булуы, кышын бакчаларга илтүче юлларны кардан чистарту кебек сораулар яңгырады.
Кышкы чорда бакчаларга алып баручы юлларны чистарту байтак ширкәтләр өчен актуаль мәсьәлә булып чыкты.
– Безнең «Бриз» ширкәтендә, пропискага кереп, ел дәвамында яшәүчеләр бар. Алай гына да түгел, көн саен 20ләп баланы укырга илтергә мәктәп автобусы килә. Бураннар булса, бакчачылыкка илтүче юлны кем чистартырга тиеш? Халыктан җыйган акчаны бакчачылык эчендәге юлларны тәртиптә тоту өчен, урамнарны яктырту һәм территория эчендәге эшләргә генә юнәлдерә алабыз, башкасына хокукыбыз юк, – диде Кече Шилнә җирлегендә урнашкан әлеге ширкәтнең рәисе Валентина Дәүләтова.
Аның соравына Фаил Камаев бакчачылык берләшмәләре рәисе Дмитрий Волковка бакчаларда пропискага кереп, даими яшәүчеләр булган бакчачылык ширкәтләрен барларга, кышкы чорда ничә километр юлны карап торырга кирәклеген ачыкларга кушты.
Салым мәсьәләсендә кайбер сораулар ачык калганга күрә, Яңа елдан соң январь ае ахырында бакчачылар белән тагын очрашу күздә тотыла.
Татарстанда өстәмә финанслау программасы 2018 елдан эшли. Программада катнашучы бакчачылык ширкәтләре районда арта бара.
2018 елда – 2 бакчачылык ширкәте;
2019 елда – 12 бакчачылык ширкәте;
2020 елда – 16 бакчачылык ширкәте.
/ Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев