13 апрель 2026 яңалыклары
-
Яр Чаллы янында трассада ике кешене машина бәрдергән
Яр Чаллы — Зәй — Әлмәт — Түбән Кама автомобиль юлында ике чит ил автомобиле һәм җәяүлеләр катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
-
«Ата-аналар иминлек өчен» республика конкурсы: «Тукай районы командасының төп приз алуына ышанабыз»
Татарстанның Лаеш районы Сокуры бистәсендә «Ата-аналар иминлек өчен» республика конкурсының икенче финал көне тәмамланды. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Тукай районы командасы да чыгыш ясады.
-
Яшь спортчы Дания Гыйззәтуллина: «Беренче тапкыр җиңдем, хәтта ышанмадым да!»
Круглое Поле поселогыннан Дания Гыйззәтуллинага 18 яшь, ул билбаулы көрәш белән шөгыльләнә.
-
Татарстанда бала табу сертификатлары буенча финанслау 74 млн сумга артты
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары программасы кысаларында медицина оешмаларына 74,7 млн сум күбрәк финанс чаралары күчергән. Бу чорда 6 меңнән артык хатын-кызга йөклелек, бала табу һәм бала тудырганнан соңгы күзәтү этапларында ярдәм күрсәтелгән.
-
Бүген «Ак Барс» үз бозында Минск «Динама»сы белән уйный
Бүген Казанда «Ак Барс» һәм Минскның «Динамо» командалары Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) плей-оффының чирекфинал сериясендәге өченче матчны уздырачак. Очрашу «Татнефть Арена»да Мәскәү вакыты белән 19:30да башлана.
-
Югары Байлардан Әлфия Дөлфанурова: «Үземне белгәннән бирле чигәм»
Әбиләребезнең яшь чагында авылларда чигә белмәгән кыз булды микән?! Юктыр, бик шикләнәм.
-
Май аенда кемнәрнең пенсиясе артачак
Май аенда Россиядәге кайбер пенсионерлар, гомуми индексация үткәрелмәсә дә, өстәмә түләү алачак. Бу турыда Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты профессоры Юлия Финогенова белдерде.
-
Дагыстандагы су басу нәтиҗәсендә россиялеләр помидорсыз калырга мөмкин
Дагыстанда көчле су басу сәбәпле федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы кертелде, төбәккә өстәмә көчләр җибәрелде. Әмма бу бәла-казаның төп авырлыгы җимерелгән йортлар һәм юллар белән генә чикләнми. Стихия авыл хуҗалыгына да зур зыян салды, һәм бу хәл россиялеләрне вакытлыча дагыстан помидорлары һәм йөземеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
-
13 апрель, дүшәмбе: республикада болытлы һава, яңгыр һәм яшен көтелә
Бүген, дүшәмбе, 13 апрель көнне республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.