13 апрель 2016 яңалыклары
-
Олы Шилнәдә мунча һәм гараж янды
Якшәмбе, 10 апрель көнне, кичке сәгать 6да янгын сүндерүчеләр Олы Шилнә авылында мунчага ут кабуы турында хәбәр алалар. Сүндерүчеләр барып җиткәндә мунча белән бер түбә астында урнашкан гаражга да ут капкан була. Барысы 60 кв. метр мәйданлы ике бинага да, шулай итеп, зур зыян килә. Ут мунча мичен монтажлаганда янгын...
-
Борылышта юл бирмәгән
11 апрель көнне көндезге сәгать 2 тулгач Яр Чаллы - Кама поселогы - Нефтебаза юлының беренче километрында дүрт автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Нефтебазадан Яр Чаллыга таба хәрәкәт итүче «Рено Меган» машинасын йөртүче ир-ат борылышта куркынычсызлык кагыйдәсен үтәми, юлдан килүче «Рено Дастер» машинасына юл бирми һәм аның белән бәрелешә. Инерция...
-
Узган ел белән чагыштырганда үлүчеләр дә, җәрәхәтләнүчеләр дә күбрәк
Агымдагы елның өч аенда район территориясендә булган 23 юл-транспорт һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелде, 35 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Үлүчеләр саны да, сәламәтлегенә зыян алучылар да узган елдан күбрәк. Һәлакәтләрнең 2сендә 18 яшькә кадәрге 4 бала тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләрне кисәтү максатыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре ел башыннан 12...
-
Кырык еллык тарих күздән кичерелде
Районга Тукай исеме бирелүгә 40 ел тулуны узган атнада зурлап Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда якташлар очрашуы итеп билгеләп үттек. Сәхнә күренешләреннән бигрәк, Яр Чаллы районының авыл хуҗалыгы тармагы аерылып чыккан елларда хуҗалык итүнең башында торган, район үсешендә лаеклы эзен калдырган хөрмәтле ветераннарның очрашуы, хәл-әхвәл алышуы, өлкәннәрнең яшьләргә сүзләрен җиткерүе...
-
«Чаллы яшелчәсе»ндә басуга беренчеләрдән булып чыктылар
Узган ялларда район хуҗалыклары күпьеллык үләннәргә ашлама кертә һәм тырмалый башлады. Беренчеләрдән булып бу эшкә «Чаллы яшелчәсе», «Гигант», «Алмаз», «Биклән», «Камский» хуҗалыклары, «Азык-төлек корпорациясе», «Кама» агрофирмасы, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык эшчәннәре кереште. Шуларның берсендә - «Чаллы яшелчәсе»ндә эшнең барышы белән без дә танышып кайттык.
-
Шимбә көнне – өмәгә
1 апрельдән игълан ителгән санитар икеайлык кысаларында бу атнаның шимбәсендә, 16 апрель көнне, барлык авыл җирлекләрендә өмәләр үткәреләчәк.
-
Җиңүчеләрне бүләкләделәр
Район хакимияте бинасында иҗади яшьләрнең «Даешь, молодежь!» дип исемләнгән фестиваль-конкурсына йомгак ясалды. Нәтиҗәдә, I урынга Дамир Фарухшин (Мусабай-Завод) һәм Ләйсән Хәлимова (Комсомолец поселогы) лаек булдылар. II урынга Александр Гафрилов (Мәләкәс) һәм Чулпан Сафина белән Ильмир Габидуллин (Иске Абдул) чыктылар. III урын исә Алина Маслова (Борды) белән Игорь Советовка (Ильбухтино) бирелде,...
-
Биклән мәктәбе укучылары WorldSkills Ачык төбәк чемпионатында беренче урын яулады
7-9 апрельдә башкалабызның "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә эшче һөнәрләр буенча "Яшь профессионаллар" WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты үтте. Анда Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең 17 төбәгеннән студентлар 56 компетенция буенча көч сынашты. Шулай ук чемпионат кысаларында төп конкурсантлар белән бер мәйданда 15 һөнәр буенча 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр юниорлар, укучылар...
-
Батырны котладылар
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев Казан шәһәрендә булып узган көрәш буенча Россия беренчелегендә үз үлчәү категориясендә абсолют батыр калган һәм I урын яулаган Илназ Рамазановны (Биклән) олы җиңүе белән тәбрикләде.