Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырык еллык тарих күздән кичерелде

Районга Тукай исеме бирелүгә 40 ел тулуны узган атнада зурлап Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда якташлар очрашуы итеп билгеләп үттек. Сәхнә күренешләреннән бигрәк, Яр Чаллы районының авыл хуҗалыгы тармагы аерылып чыккан елларда хуҗалык итүнең башында торган, район үсешендә лаеклы эзен калдырган хөрмәтле ветераннарның очрашуы, хәл-әхвәл алышуы, өлкәннәрнең яшьләргә сүзләрен җиткерүе...

«Энергетик» мәдәният йорты каршысы иртәдән үк булмаса да, чара башланырга ким дигәндә ике сәгать алдан халык белән шыгрым тулы иде инде. Ә мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта район эшмәкәрләре иртәдән үк килеп үз товарларын сатуга әзерли, палаткалар урнаштыра башлаганнар иде. Биредә ул көнне шәһәрдә яшәүчеләр, шул исәптән тукайлылар өчен дә зур ярминкә оештырылды.

Мәдәният йорты директоры, кичәне алып баручы, гомумән, Яр Чаллыда үткәрелә торган якташлар очрашулары проектының авторы Гөлзада Рзаева ишекне ачып кергән һәр ветеранны, һәр танылган шәхесне олылап, исемен әйтеп каршы алды. Гөлзада Мөхәммәт кызы үзе дә тере тарих, аннан башка әлеге шәхесләрнең һәрберсен танып, аларның районга керткән хезмәте турында кем генә шулай сөйләп тора алыр иде икән?!!

Залдагы тамашачы кичә башланганчы сәхнәдәге планшеттан Тукай районы авыллары турындагы мәгълүмат белән таныша алды. Анда авылларның тарихы, күренекле кешеләре, бүгенге көне, ни рәвешле яшәве, эшмәкәрләре, күпләп мал асраучылары һ. б.лар чагылдырылды.

Кичә тарих битләрен ачудан башланды. 1969 ел. Бөек КАМАЗ төзелеше башланган еллар. Чаллы районы яңа шәһәр һәм КАМАЗ төзүчеләрен каршы ала. Ул вакытта ул республикада 88 авылны берләштергән иң зур район булган. Төзелешкә килгән халык тирә-яктагы авылларга урнаштырыла. Яңа йортлар гына түгел, дистәләгән, йөзләгән социаль объектлар калкып чыга, юллар төзелә ул елларда. 1976 елның февраль аенда КАМАЗның беренче чираты тапшырыла. Нәкъ менә шушы көннәрдә, республикада татар шагыйре Габдулла Тукайның 90 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән чорда, җитәкчеләр Чаллы районын Тукай исеме белән атарга карар кылалар. Шулай итеп, 20 апрельдә РСФСР Югары Советы Президиумы указы белән районга Тукай исеме бирелә.

Гөлзада Мөхәммәт кызы бу урында тукайлыларга КАМАЗ, шәһәр, республика исеменнән зур рәхмәтен белдерде. Һәр тармакның ветераннарын, бүгенге хезмәткәрләрен аерып искә алды.

Аннары алып баручылар район һәр авыл җирлегенә аерым тукталдылар, алар сөйләгән арада авыл егетләре җирлек гербларын сәхнәгә чыгара тордылар.

Тарих битләрен ачуны дәвам итеп, тамашачыларга Тукай районының 25 еллыгы уңаеннан төшерелгән «Туган як» дип аталган документаль фильм күрсәтелде. Аннары районга төрле төбәкләрдән килеп урнашкан 20гә якын милләтнең дус һәм тату яшәвен белдереп, үзешчән коллективлар фольклор чыгышлары тәкъдим итте.

«Шәһәр яны зонасын төзү, аның проблемаларын хәл итү ул елларда КАМАЗ, шәһәр төзелеше белән бер дәрәҗәдәге мөһим бурыч итеп куелды, - дип ассызыклады үз чыгышында район башлыгы Васил Хаҗиев. Моның өчен җитәкчелекккә ул зур рәхмәтен җиткерде. - Әлбәттә, Тукай исемен йөртү безгә зур җаваплылык йөкли. Һәм менә 40 ел үткәннән соң да, тарихны күздән кичергәннән соң, горурланып әйтә алам: район халкы бу исемне лаеклы йөртә. Арада күпме Социалистик Хезмәт Геройларыбыз бар. Хезмәт кешесенең һәрберсе чиксез хөрмәткә лаек. Ә бүген ничек яшибез? 2015 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль беләмлекләр арасында безнең район республикада бишенче урынны били. Яшьләребез дә сынатмый дип, ветераннар алдында горурланып әйтә алабыз. Барыгызга да зур рәхмәт, сәламәт булыйк, алга таба да Тукай исемен лаеклы йөртик», - дип теләде ул.

Кичәгә кунак булып килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Яр Чаллы мэры урынбасары Флера Андреева да тукайлыларны бәйрәм белән котладылар, шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итеп торучы райондашларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Мондый кичәләрдә традициягә әйләнгән изге бер йола тукайлылар очрашуында да читтә калмады - ветераннар һәм яшьләр Ватан-Ана мемориалына һәм Рәис Беляев һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Аннары сәхнәгә һәр тармактан ветераннар чакырылды. Алар бүген төрле бүлекләрне, хезмәтләрне җитәкләүче яшьләргә үз сүзләрен җиткерделәр. Өлкән буын исеменнән районга Тукай исеме бирелгән көннән үк биредә эшләгән, районга 30 ел хезмәт иткән Фәймә Гыйниятуллина чыгыш ясады. «Бүген биредә район оешкан көннән бергә эшләгән затлар утыра, шуңа күрә һәрберегез миңа бик якын. Ул вакытта Тукай районы чаллылыларны гына түгел, республиканың башка районнарыннан, илнең башка төбәкләреннән дә халыкны үзенә җыйды. Ул чактагы җитәкчеләр, хезмәт кешеләре турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтергә мөмкин. Шушы ук составта районның 45, 50 еллыгында да очрашырга язсын иде. Яшьләр, районны, халыкны, аерата гади кешеләрне яратыгыз, район данына тап төшермәгез», - дип теләде. Яшьләр исеменнән үз сүзен «Якты юл» газетасы баш редакторы Инзилә Әхмәтгәрәева әйтте, ветераннарга, өлкән буынга ул олы рәхмәтен җиткерде. Кичә ахырында Тукай районы якташлар җәмгыятен күп еллар җитәкләгән Рәзинә Насыйбуллина сәхнәгә чакырылды. Ул шушы көннән әлеге эшне Инзилә Әхмәтгәрәевага тапшырды.

Очрашу ахырында тукайлылар җыры яңгырады. Кичә тәмамлагач та халык әле таралышырга ашыкмады, хатирәләрне тагын бер кат яңартты, бергәләп истәлеккә фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев